Яхшы
гамәлләр кылып, ураза тотып уздыру савап ителгән ай башланырга санаулы көннәр
калды. Коръәннең иң беренче
аятьләре иңдерелгән изге Рамазанның беренче көне быел 11 августка туры килә.
Рамазан башлануны хәбәр итүче күк йөзендәге яңа ай исә 10 августа иртән туа. Берләшкән
Гарәп Әмирлекләренең Шәрҗә планетариясе җитәкчесе, астроном Ибраһим Әл-Җәрвана мәгълүматларына караганда, Рамазан аеның ярымае сишәмбе, 10 августта
Гарәп әмирлекләре вакыты буенча сәгать иртән җиде тулып сигез минут узгач туа.
Аннары шул ук көнне кояш баткач юкка чыга. Һәм шуннан соң икенче көнне Рамазан башлана.
Астрономия
һәм геофизик тикшерүләр милли институты җитәкчесе доктор Сәлах Мөхәммәт Мәхмүт,
шулай ук Рамазан ае 11 августта башлана дип белдерде. Каирда яңа ай җирле вакыт
буенча 10 августта иртән 06:08 дә туа. Кояш баегач 7 минут аны күрергә
мөмкин булачак. Шул сәбәпле шәгъбан ае 29 көнгә сузыла. Белгеч сүзләренә
караганда, яңа туган айны Египтның башка төбәкләрендә дә 6-10 минут күзәтеп
булачак. Калган гарәп илләрендә исә кояш баегач яңа ай "туу” 1-23 минут күренә.
Мәккәдә бу вакыт - 11, Мәдинәдә - 9 минутка сузыла.
Безнең календарьларда яңа ай 10 августта 8
сәгать 9 минутта туа дип билгеләнгән. Шуңадыр да "Татар мөселман
календаре”нең 10 август битендә "Бүген бәйрәм. Кояш баегач, Рамазан ае башлана”
дип язылган.
11 августта исә мөселманнар ураза тота башлаячак.
|