Тукай авылының
Иҗтимагый киңәшмәсе гамәлгә куйган "Нурлы иман”газетасының чираттагы №15 саны
дөнья күрде. Газетаның беренче битендә якынлашып килүче изге Рамазан ае турында
мәкаләләр бастырылган. Шулай ук, республика һәм авыл яңалыклары һәм
проблемалары турында кызыклы мәгълуматлар белән танышып китергә мөмкин. Газетаның
электрон версиясен үзегезгә яздырып укыр өчен монда басыгыз...
Ундүртенче санда һәр мөселман көтеп ала торган рамазан шәриф
өчен сәхәр һәм ифтар, үзебез җирлек өчен намаз вакытлары бастырылган иде. Бу
номер ураза тотучылар өчен бик кирәкле. Шуңа ул санны үзегезгә өчен кулланырга
һәм туганнарыгызга бирә аласыз. Газетаның ундүртенче санына сылтама...
|