Хәзрәти Гайсәнең тууына кадәр 16 ел калып бара. Иерусалим халкы Әмран улының тууын көтә. Ләкин кыз-бала туа. Аның әнисе Һанна сабыена Мәрьям дигән исем куша. Мәрьям "Аллаһка хезмәт итүче" дигәнне аңлата. 6 яшендә Мәрьям гыйбадәтханәдә яши башлый. Яһүд дин әһелләре аны нык рәнҗетә - биредә аны Зәкәрия пәйгамбәр генә яклый. Мәрьям исә бөтен вакытын гыйбадәттә һәм хезмәттә үткәрә. Ахыр чиктә Мәрьям изгелекнең шундый дәрәҗәсенә ирешә ки, ул могҗизалы рәвештә Гайсә пәйгамбәрнең әнисе була... Изге Рамазан аенда "Татарстан - Яңа Гасыр" телевидениесе Иранда төшерелгән 11 серияле "Хәзрәти Мәрьям" фильмын күрсәтәчәк. Фильмда Хәзрәти Мәрьямнең тормыш юлы күрсәтелә: аның дөньяга килүе, гыйбадәтханәдәге тормышы, явыз Һерудның Гайсә пәйгамбәрне сабый килеш үтерергә тырышуы, ниһаять, Гайсә пәйгамбәрнең могҗизалы рәвештә тууы. Төп рольләрне Пәрвиз Пурхөссәйни, Мөхәммәд Касәби, Шабһам Голихани башкарды. Әлеге фильм - Хәзрәти Мәрьямнең тормыш юлы белән танышыр өчен менә дигән форсат һәм бөтен мөселманнарга искиткеч бүләк. "Хәзрәти Мәрьям" сериалын 20 августтан башлап эш көннәрендә 17 сәгатьтә карагыз. Кабатлау - көндезге сәгать 12дә.
|