Кибетләрдә, базарда карбыз пәйда булды. Табиблар карбызның
күп авырулардан ярдәм итүен белдерә. Суы күп булу сәбәпле (90 процентка якын), карбыз – менә дигән бәвел кудырту
һәм чистарту чарасы. Организмнан зарарлы матдәләрне юдырып чыгарып, ул аны А, С, В1,
В1, В2, В6 витаминнары
белән тулыландыра. Карбыздагы
фолий кислотасы канн яңаруны
стимуллаштыра, магний
кан басымын тотрыклыландыра һәм нерв киеренкелеген киметә, калий исә йөрәкнең яхшы эшләве өчен мөһим.
Тик өлгергән
һәм сыйфатлы карбызны сайлаганда ничек кенә ялгышмаска икән? Сезгә берничә киңәш китерәбез. Беренчедән
карбызның төсенә күз салабыз, тышының төсләре аермачык булырга тиеш, ягъни караңгылары
фонында ачык тасмалары шәбрәк күренгән саен, ул татлырак. Кипкән "койрыгы” өлгергәнлек
билгесе булса да (өлгергән карбыз бакчада үзе үк корып өзелә), еш кына ул пешмәгән
килеш өзелеп, юлда корырга мөмкин. Шуңа күрә койрыгына түгел, ә аның сабагы үсеп
чыккан төшенә игътибар итегез. Ул яшел түгел, коры булырга тиеш.
Яхшы
карбыз уртача зурлыкта, авырлыкта була (5-7 килограммнан артмасын). Гадәттә
кечкенәсе – өлгермәгән, ә артык зурысы ни беләндер ясалма тукландырылган дигән сүз.
Өслеге
тырмалмаган, яньчелмәгән, киселмәгән, сытылмаган булса яхшы. Әгәр шундый берәр җитешсезлеге
булса, карбызны алмагыз – эче черек булырга мөмкин.Тышын тырнак белән тишеп
карагыз.Өлгергән карбыз булса, ниятегез барып чыкмас.
Әгәр
карбызга суккаласаң, ул тонык тавыш белән "җавап бирә”. Яңгыравыгы өлгермәгән карбыздан гына чыга. Аны
кыскалагач, шарт-шорт итсә – карбыз өлгергән. Хәер, бакчачылар черегән карбыз
да яхшы шатырдый, ди.
Карбыз
тышындагы тап кечкенә һәм сары булырга тиеш. Ак табы өлгермәгәнлеген күрсәтә.
Тап артык зур булса – карбызга кояш нурлары җитмәгән, шуңа күрә анда файдалы матдәләр
дә азрак булачак. Әгәр мондый табы бөтенләй юк икән, димәк, карбыз юлда вакытта
өлгергән.
Яртыга
яки пирамида рәвешендә киселгән карбызны беркайчан алмагыз. Беренчедән, аның өслегендә
бихисап микроб җыела, ә эченә аларны чебен яки шөпшәләр алып
керә.
Икенчедән, карбызның нинди пычак белән киселүе мәгълүм түгел – анысында микроблар
тагын да күп булып чыкса?
Карбыз
йомшагын суга салгач, су тоныкланса, яхшы дигән сүз. Әгәр кызыл яки алсу төскә
керсә – димәк, карбызны туендырганнар, мәҗбүри үстергәннәр. Балаларга андыен бирергә
ярамый, үзегез дә ашамагыз.
|