Саф әле күңелең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.
Пакь җаның һәм пакь тәнең - барлык вөҗүдең пакь синең;
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!
Әйе, беренче авазлары белән яшәү хокукы даулап яңа кеше дөньяга килә. Кичә авылыбызда тагын бер кеше артты. Илнар һәм Алмазия Минетуллиннар гаиләсендә 7 август көнне беренче сабыйлары – малай туды. Без аларны тәүге мәртәбә әти-әни булулары белән котлыйбыз һәм аларга тигез мәхәббәт, озын гомер, исәнлек-саулык, шатлык белән үз балаларын үзләре үстереп, изгелекләрен күреп яшәүләрен телибез.
|