Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Җомга, 03.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2010 » Август » 10 » 10-08-10 Чувашстан Мөфтиятенең Рамазан Шәриф тәбриге
10-08-10 Чувашстан Мөфтиятенең Рамазан Шәриф тәбриге
18:49
 Мөхтәрәм хәзрәтләр, мөтәвәллият әгъзалары, газиз мөселман кардәшләребез! Чувашстан Җөмһүрияте Мөселманнары Диния Нәзарәте һәм аның барлык мәхәлләләре исеменнән сезне вә бөтен мөселман кардәшләребезне 2010нчы елның Рамазан ае башлану белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез. Аллаһ Раббыбызга сансыз мактау вә хамде-сәнәләребез булсын. Унике айның солтаны булган Рамазан-Шәриф аена ирештереп гөнаһлардан пакланырга, Үзенең ризалыгын казанып хәерле изге гамәлләр кылып күп савапларга ирешергә тагын бер мөмкинчелек бирде. Пәйгамбәр саллаллаһү галәйһи вә сәлләм үзенең мөбәрәк бер хәдисе-шәрифендә боера ки "Кем дә кем Рамазан ае килде дип сөенсә аның үткән гөнаһлары гафу ителер” вә давам итеп "Әй Кешеләр!” Бөек һәм мөбәрәк булган бер ай килде. Бу ай эчендә мең айдан да хәерлерәк булган Кадер кичәсе бардыр. Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә бу айда уразаны ир-ат вә хатын-кызларга фарыз һәм кичләрендә намаз кылуны бигрәк тә күркәм кылды. Бу айда эшләгән һәрбер нәфилә гамәл-хәердер, калган айларда үтәгән бер фарыз гамәл кебектер вә бу айда эшләгән бер фарыз гамәл калган айлардагы җитмеш фарызга тиңдер. Бу ай мөселманнар арасында ярдәмләшү һәм ризыкның бәрәкәтле вә мул булганы айдыр. Кем бу айда бер уразалы кешене ифтар кылдырса бер кол азат иткән кадәр савап казаныр һәм дә бөтен гөнаһларыныың гафу ителүенә сәбәп булыр. Пәйгамбәр әфәндебезнең иң бөек могҗизасы булган Коръән-Кәрим бу айда индерелгәне өчен, бу айда изге китабыбызны уку һәм аны укып чыгу яки хатем кылу бөек фазыйләт һәм зур әҗерле гамәлләрдән санала.
Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, бу 2010 елда Корьән Кәрим иңә башлауга 1400 ел тула. Аллаһ Раббыбыз барчаларыбызга да Үзенең ризалыгына ирешергә һәм күп хәерле изге гамәл кылып киләчәктә дә тагын күп шатлык сөенечләр белән тулган Рамазан Шәриф аен каршы алырга насыйп кылсын.
Тулы күңелебез һәм ихласыбыз илә хөрмәтләп сезгә хаер-дога теләп Чувашстан Җөмһүрияте Мөселманнарның Диния Нәзәрате рәисе, Русия Баш Мөфтиенең беренче урынбасары, Русия Җәмгыять палатасы әгъзасы, Мөфти Альбир хәзрәт Крганов.

Газиз кардәшләребез! Илебез өстендә олы Аллаһның сынавы булган янгыннар бәласыннан сакланырга, бәла ирешкәннәргә, кулдан килгәнне ярдәм күрсәтергә чакырабыз. Пәйгамбәребез "Ятканда утларыгызны сүндереп ятыгыз”, дигән хәдисенә күрә дә янгын чыгу ихтимал булган һәрнәрсәдән сак булырга кирәк. Янганнарга халыктан җыепмы, йә мәчетләрдә булса аннан, йәрдәм күрсәтү безнең кешелек бурычыбыз. Пәйгамбәребезнең хәдисен дүрт мәзхаб имамнары әйткән бит: "Намаз укып торганда арттан берәү монда мөселманнар бармы, йәрдәм кирәк дип эндәшсә, берсе дә йәрдәм күрсәтмәсә барысы да утта дигән”.
Шәриф Рамазан ае башлана, мәчетләрдә, тәравихларда, мәҗлесләрдә Аллаһдан хаҗәт намазлары укып шифалы янгырларын сорыйк. Бәлки Раббыбыз шәт Рамазан ае, Корьән иңгән ае хөрмәтенә догаларыбызны кабул итәр. Шуны әйтәсе килә, кайберәүләр гөнах шомлыкларга күрә бу, дип кешеләрдә гаеп эзләргә керешә, шулай, языклар да юк түгел дөньяда, адәм балаларында, дөнья дингезендә йөзеп бер дә су тимичә булмый, ләкин һәркайсыбызга шәхсән үзләребезгә тәүбәләр кылырга кирәк. Кеше гаебен тикшерүдән артык үзебезне уйларга кирәк. Сәүдәдә гадел булырга кирәк. Ләкин шуны да онытмыйк, китапларда "Әгәр Аллаһ бәндәләрне гөнахларына күрә газапласа җир йөзендә беркем калмас иде” диелгән. Рамазан ае олы форсат ае, мәчетләрдә хатем укуны оештырыйк, яки имамнар үзләре укыса да була, тәүбәләр итик, мәкбул булырдай догалар кылыйк, изгелектә гомеребезне үткәрергә иҗтихад итик. 10 август беренче тәравих, 11 август беренче уразага башлыйбыз. Мөбәрак булсын, бәйрәм белән барчагызны.
Карап чыгулар: 541 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Август 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz