Барлык мөселман кардәшләрне Изге Рамазан ае башлану белән
котлыйбыз. Бу изге айда өйләрегезгә
бәрәкәт иңсен, гаиләләрегездә татулык хөкем сөрсен. Саулык-сәламәтлектә уразалар
тотып, саваплы гамәлләр кылып, Рамазан аен изгелектә, иманлыкта үткәрергә язсын!
Бүген кояш баегач, Рамазан ае керәчәк. Беренче тәравих
намазлары да бүген укылачак. Иртәгә исә Рамазанның беренче көне – ураза башлана.
Рамазан ае — һәр мөселманның көтеп алган ае. Әлеге ай —
имтихан, барлык гөнаһлардан арыну, пакьләнү, уйланулар ае. Бу көннәрдә кешеләргә ачык йөзне
кызганмау, мохтаҗларны искә төшерү, ярлыларга шатлык бүләк итү, туганнарыбызның
хәлләрен белү, аларны Рамазан ае белән котлау – бик саваплы эшләр.
Киләчәк изге Рамазан аенда безгә Аллаһтан рәхим-шәфкать,
аннан ярлыкауны, һәр йортка, һәр гаиләгә, һәркайсыбызга бәхет һәм муллык иңдерүен
сорыйбыз. Раббыбыз безнең җәмгыятьне төрле бәла-казалардан, бәхетсезлек һәм
ярлылыктан сакласын иде. Аллаһы тынычлык, иминлек һәм сынауларда түземлек
насыйп әйләсен.
|