Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Җомга, 03.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Август » 10 » 10-08-10 Ураза тотканда укыла торган догалар
10-08-10 Ураза тотканда укыла торган догалар
18:04

  2010 елның 11 августы  - Рамазан аеның беренче көне, ураза башлана. Быел 17 сәгать чамасы ураза тотасы.
 Ураза тотучы кеше билгеле вакытта ризыктан, судан, яман сүздән, якынлык кылудан тыелып торырга тиеш. Кояш чыгарга ике сәгать кала сәхәр ашап бетереп, фарыз уразаны тоту өчен ният әйтелә: "Нәүәйтү ән әссуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләәһи тәгааләә”. Мәгънәсе: Аллаһ Тәгалә өчен ихласлык белән таң вакытыннан башлап, Кояш батканга тикле Рамазан уразасын тотарга ният кылдым.

15-20 минут Коръән аятьләре, шушы йорттан ахирәткә киткәннәр рухына догалар укылып бетергәч иртәнге намаз башлана.

    Көн буе ураза тотканнан соң, кояш баеп, чираттагы көннең уразасы тәмамлангач, бер чеметем тоз яки йотым су, шулай ук хөрмә кебек татлы җимешләр белән ифтар кылу, ягъни авыз ачу сөннәттер (саваплы).

Авыз ачкач бу дога укыла: "Әллааһүммә ләкә сумтү үә бикә әәмәңтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкә әфтартү фәгфирлии йәә гаффаарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”

   Мәгънәсе: Аллаһым, шушы уразамны мин Синең өчен тоттым һәм мин Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәүәккәл иттем. Һәм Синең ризыгың белән авыз ачам. Гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да киләсе гөнаһлрымны да ярлыка.

   Аллаһы Сөбхәнәһү вә Тәгалә Коръән-кәримдә әйтте: "И, иман китергән бәндәләрем, сәләмәт, гайрәтле, көчле, куәтле, акыллы хәлегездә Рамазан аена ирешсәгез, ураза тотыгыз”

  Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм мөбәрәк хәдисендә әйтте: "Рамазан аенда ураза тотучы бәндәләргә күп сөенечләр бар”. Ике зур сөенечкә ия булабыз икән. Беренчесе: көндез ураза тотканнан соң – ифтар вакытында ризыкка ирешү сөенече. "Әлхәмдүлилләһ, шушы көннең уразасын тотып, ифтарга ирештем. И, Раббым, уразаларымны кабул итсәң иде, бәндәчелек белән кылган гөнаһ-хаталарымны тоткан уразаларым бәрәкәтендә ярлыкасаң иде”, - дип ризыкны "бисмиллә әйтеп кабуыгыз, бик зур сөенеч. "Моннан да артыграк сөенеч, -ди пәйгамбәребез, - бу кыямәт көнендә Аллаһ хозурына барган вакытта тоткан уразаларыгыз бәрәкәтенә җәннәтләргә ирешүегез”.

  Аллаһы Тәгалә безнең иманыбызны ачлык белән сыный. Бу бик зур сынау, чөнки беркем күрмәсә дә, яныңда беркем булмаса да, ризык бар. Ләкин Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, ризыктан, хәләл икмәкләрдән тыелабыз.

  Рамазан аенда ураза тоткан бәндәләргә күп-күп сөенечле вәгъдәләр  бар. Ә Аллаһы Тәгалә  тарафыннан бирелгән күркәм вәгъдәләрнең иң зурысы - Рәсүлебез галәйһиссәләмнең хәдис шәрифендә болай дигән: "Рамазан аенда ураза тотучының тоткан уразасы кабул булса, анадан яңа туган бала шикелле гөнаһсыз булып калыр”.

Карап чыгулар: 4004 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Август 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz