Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пәнҗешәмбе, 02.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2010 » Август » 11 » 11-08-10 Ашказаны авырткан кешеләр ураза тота аламы?
11-08-10 Ашказаны авырткан кешеләр ураза тота аламы?
14:02
  «Җанның зәкәте намаз, тәннең зәкәте ураза», - дигән хәдис бар. Һәр елны Рамазан аенда ураза тоту мөселманнар өчен фарыз гамәл санала. Соңгы елларда ураза тотучыларның саны арта бара. Хәттә саулыгы шәптән булмаганнар да Аллаһ ризалыгына ирешереп калырга тырыша бу изге айда. Гәрчә Ислам дине авыру кешеләргә ураза тотуны мәҗбүр итмәсә дә. Республика клиник хастаханәсенең ашказаны эчәк авырулары табибы Айрат Зыятдиновның бу мәсьәләгә үз карашы бар.
«Барысы да нияттән тора. Ниятен нинди, нәтиҗәсе дә шундый. Әлбәттә, кайберәүләр ябыгып калыйм, матурланыйм дисә, икенчеләре - рухи чистаруны, Ходайның ризалыгын алу өчен ураза тота. Табиб буларак шуны әйтәсем килә, хәттә ашказаны авырта торган кешеләр дә уразада була ала. Тик алдан үзегезне дәвалый торган табиб белән киңәшләшү зарур. 
-Айрат Илдусович, ураза кешенең ашказанына һәм ашкайнату системасына даими эшләүдән ял бирә, организмнан шлакларны чыгара һәм ныгыта диләр. Табиб буларак Сез дә шул фикердәме?
- Кешенең организмында шлак була алмый. Адәм баласының организмы көйләнгән инде, эчәклек аша барысы да даими чистартылып барыла. Таза бавыр, таза бөер шлакларга юл куймый. Ураза рухи яктан гына түгел, кешенең тәненә дә зихәт китергәнлеге хакында миңа, табиб буларак, үз авыруларым белән үткән практика да күрсәтә. Әлбәттә, бу сүз белән авыру кешеләрне дә ураза тотарга өндәмим. Һәрбер авыруның үз үзенчәлекләре бар. Ашказаны, йөрәк, бавыр, эчәк авырулары һәм кан басымы булганнарга уразага бигрәк тә сак килергә кирәк. Шулай да, авыру көчле булмаганда һәм табиблар белән киңәшләшкән очракта уразаның файдасын да истән чыгармаска иде. Барысы да иман байлыгы, ихтыяр көченнән тора. Ышанмыйча гына бу изге эшкә тотынасың икән, нәтиҗәләр аяныч булуы бик мөмкин. Көн яктылыгында тукланмаган организм, сәхәр вакытында үзенә тиешле матдәләр белән тәэмин ителә. Гадәти көннәрдә, ягъни даими ашаганда, барыбер ризыкның барысы да үзләштерелми бит. Авыз ачканда һәм сәхәр ашаганда файдалы матдәләрне без барыбер тиешенчә алып өлгерәбез. Гадәттә уразаның беренче көнендә генә кеше авыз ачкач күп ашый ала. Ә аннары юк, ашказаны аз ризыкка ияләшә. 
- Уразага физик яктан да әзерлек кирәктер...
- Әлбәттә, һәркем үз чирләрен белергә тиеш. Кызганычка каршы, сәламәтлек турында уйлаучылар аз. Хроник авырулары көчәйгән вакыт булса, ураза турында сүз алып бару кыен инде.
- Быелгы ел аеруча кырыс килде, эсселек турында әйтүем...
- Нишлисең бит инде, уйларың, ниятең изге икән, Ходай ярдәменнән ташламас, дип уйлыйм мин. Авыз ачкач баллы ризыклар, бигрәк тә җимеш ашау файдалы, төрле боткалар файдалы булачак. Берюлы күп ашау төрле уңайсызлыклар китерергә мөмкин. Ә инде иртән майсыз итләргә, балсыз ризыкларга, шулай ук сөт ризыкларына өстенлек бирергә тырышыгыз.

Мөршидә Кыямова

Интертат

Карап чыгулар: 614 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Август 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz