Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Җомга, 03.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Август » 12 » 12-08-10 Иҗтимагый киңәшмәнең чираттагы утырышы
12-08-10 Иҗтимагый киңәшмәнең чираттагы утырышы
13:24

 Үткән якшәмбедә мәдрәсәдә Иҗтимагый киңәшмә утырышы булып үтте. Җыелышны Наил хәзрәт Корьән уку белән башлап җибәрде,  җыелыштагыларны  җитәчәк Рамазан ае белән  котлады. Иҗтимагый киңәшмә рәисе Рәфис Айсын июль аенда эшләнгән эшләр белән таныштырып үтте. Июль аеның соңгы көннәрендә үткән шәкертләр бәйрәменә тукталды. Бәйрәмне үткәрүдә Иҗтимагый киңәшмә әгъзалары зур тырышлык һәм матди ярдәм күрсәттеләр. Спонсорлар исемлегендә  фермерлар һәм ООО "Деликат” оешмасы да бар. Якынча  бу бәйрәмне оештыруга 100 мең акча киткән. Җыелыштагылар бәйрәмнән канәгать булуларын һәм тагын бер елга да уздырырга дигән карарга килделәр.

Авылыбызда яңа мәчет ачылуга 19 ел вакыт узып киткән. Шул датаны истә тотып, авыл газетының редакторы Гаяз абый Ямалетдинов кыскача мәчет тарихы белән таныштырды.

Имам-наиб Рифкат хәзрәт Хәбибрахманов киләсе елда киңәшмәнең эшен мәчетнең 20 еллыгына багышлап үткәрергә дип әйтте.

Җыелышта каралган тагын бер сорау – авылның экологик халәте. Көннәр эссе булу сәбәпле авыл өстенә свалкадан сасы ис тарала. Терлек белән шөгылләнүче авылдашларның җавапсызлыгы белән авыл җирлеге башлыгы көрәшсә дә бу проблема кала бирә. Киңәшмә әгъзалары кыска арада терлек калдыкларын җыю пунктын булдырырга һәм биоотходларны утилизациягә җибәрергә, бу эшләрне башкару өчен терлекчеләрдән җыелган акчаны кулланырга сөйләшенде.

Карап чыгулар: 421 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Август 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz