Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Җомга, 03.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Август » 16 » 16-08-10 Рамазан
16-08-10 Рамазан
15:09
  Йә ураза тотучы, син беләсеңме, исән-сау булсаң гына киләсе Рамазанны каршы ала аласың, бәлки син алардан берсе булырсың? Аллаһтан гафу сора, хәерле гамәлләр кыл, гөнаһларың өчен ела, сиңа бирелгән вакытны хәерлелек белән үткәр, бәлки бу сиңа бирелгән соңгы мөмкинлектер. 
Йә ураза тотучы, син беләсеңме, җир йөзендә кемдер кайгы-хәсрәттә һәм елыйдыр. Алар үз балалары белән аерылганга һәм малларын югалтканга еламый, ә яшәү дәверендә күпме Рамазан аен бушка үткәрүләре өчен, ул айда хәерле гамәлләр кылмаганнары өчен елыйлар. Аллаһка шөкер ит, чөнки башкаларны мәңгелеккә алып киткәндә, Ул сине исән калдырды!         
Йә ураза тотучы, сәламәтлекләре начар булу сәбәпле ураза тоту аларга табиблар тарафыннан тыелган кешеләр белән шифаханәләр тулы икәнен син беләсеңме? Алар тәрәвих намазларын укый алмыйлар, аларның күзләрендә яшь, чөнки бер ай дәвамындагы бу бәйрәмдә алар катнаша алмыйлар. Аллаһны макта, башкаларга бирмәгәндә, Ул сиңа сәламәтлек һәм муллык бирде! 
Йә ураза тотучы, син беләсеңме, сәхәбәләрнең фикере буенча, ураза, намазын укыган кешедән генә кабул ителә. Динеңне югалтудан курык! Намаз мәсьәләсендә ярамаган эшләргә юл куйма!
Йә ураза тотучы, син беләсеңме, эче белән генә ураза тотып, күзләре, теле, колаклары белән ураза тотмаган кеше һәм тыйганнардан тыелмаган кеше, уразадан ачлык һәм эчәсе килүдән башканы алмаячак.
Йә ураза тотучы, син беләсеңме, кешеләр хисабындагы шайтаннар Рамазан аенда богауга утыртылмый! Шуңа да алар җеннәр хисабындагы шайтаннардан куркынычрак. Яман кешеләр әйләнәсеннән саклан һәм кәферләрдән, ышанмаучылардан ерак бул.
Йә ураза тотучы, син беләсеңме, Рамазан төннәре, аның көннәре кебек үк изге. Тыелмаганнан көндез тыелып, төннәрен харам ашаучылар арасында булма! 
Йә ураза тотучы, син беләсеңме, безнең ураза белән насара, яһүдләрнең уразасы арасындагы аерма – сәхәр ашау, ягъни иртәнге намаз алдыннан ашау. Китап әһелләре кебек булма, пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаАллаһу галәйһи вә сәлләмнән үрнәк ал: «Сәхәр (ураза вакытында) ашагыз, иртәнге сәхәрдә муллык!»
Йә ураза тотучы, син беләсеңме, Рамазан аеның соңгы ун көне бу айның алдагы көннәреннән дә хәерле. Ару- талуга бирешмә, бүләкләр эшләвеңне дәвам ит. Кыямәт көнендә байлыгың да, туганнарың да, әшнәләрең дә ярдәм итә алмаганда, алар сиңа кирәк булачак.
Йә ураза тотучы, син беләсеңме, намазларыңда иман белән ышанып һәм өметләнеп Кадер кичәсен каршылый алсаң, син 80 ел намаз укыган кадәрле хәерле гамәлләргә ия булачаксың. Хәерсез гамәлләр кылып, бу мөмкинлекне кулыңнан ычкындырма!
Йә ураза тотучы, син беләсеңме, Аллаһка якынаеп, Аллаһка гыйбадәт кылу өчен, хәтта бер генә сәгать кенә булса да мәчеттә калу (игътикәф) хак булачак. Аллаһка буйсынып, Аңа якынаю рәхәтеннән үзеңне мәхрүм итмә! Аллаһ ризалыгы өчен үзеңне игътикәфкә өйрәт! Гыйбәдәтнең бу төренә өйрәнеп киткәнче, башта көннең бер өлешен генә эшлә.
Йә ураза тотучы, син беләсеңме, күңелгә ятышсыз фильмнар карау, телевизордагы һәм журнал битләрендәге шәрә хатын-кыз сурәтләренә күз салу Рамазанда гына түгел, башка айларда да тыелган, ә Рамазан аенда моны эшләү бу изге айны хөрмәтләмәүгә тиң. Тыелган телетапшырулар карау Рамазан аеның рухын җимерә, изгелек һәм уңышны бетерә. Аллаһтан курык, күзләрең белән зина кылма!
Йә ураза тотучы, син беләсеңме,әгәр кеше ялган, гайбәт сөйләүне, пычрак сүгенү сүзләрен калдырмаса, бер хәдистән күренгәнчә, Аллаһ бит аның ашавын, эчүен калдыруында мохтаҗ түгел.
Йә ураза тотучы, син беләсеңме, бу изге айда Коръән укымаучы кеше, Аллаһта Коръәнне калдыручы буларак язылырга мөмкин. Вакытың үзеңә уңышлылык китерсен өчен тырыш, көннең һәм төннең билгеле вакытларын Аллаһ Сүзен уку өчен файдалан!
Йә ураза тотучы, син беләсеңме, Рамазан ае – тәмәке тартучыларга тәмәкеләрен ташлау өчен дә иң яхшы вакыт. Калдыр бу начар гамәлеңне, мисвәк куллан!
Йә ураза тотучы, син беләсеңме, Рамазан аенда Гөмрә – кече Хаҗ кылу пәйгамбәребез саллаАллаһу галәйһи вә сәлләм белән Хаҗ кылуга тиң. Бу мөмкинлектән файдалан!
Йә ураза тотучы, син беләсеңме, Рамазан аендагы төнге йокы көндез хәерле гамәлләр кылу өчен көч-куәт бирә! Иртәрәк ят, файдасыз телетапшырулар, интернетта буш сәхифәләр карама, мәгънәсез буш сүзле әңгәмәләрдә катнашма – барысы да Рамазан аеның мөбәрәклеген киметә, рухилыкны җимерә. 
Йә ураза тотучы, син беләсеңме, ураза тотучыны ашаткан, я булмаса аңа су биреп, авызын ачтырган ураза тотучыга Аллаһ икеләтә әҗер бирә. Шушы бөек бүләктән мәхрүм калучы ул – хәсрәттә, югыйсә бу әҗерне алу ничек җиңел эшләнелә. 
Йә ураза тотучы, син беләсеңме, Ураза бәйрәмендә матур яңа кием кигән, бай табын көйләгән кеше бәхетле түгел, ә гөнаһлары гафу ителеп һәм ул гөнаһлыларга вәгъдә ителгән җәзадан котылучы бәхетле. Күк фәрештәләре бәйрәм көнендә һәр юлда күпме фәкыйрь, мескеннәрне каршылый һәм җәннәт бакчалары белән сөендерә, ә Раббылары алардан риза һәм аларга ачуланмый.
Ул кешеләргә аларның мескенлеге һәм фәкыйрьлеге комачауламады. Әзме зур байлыкларга ия булучылар, әмма алар Рамазан ае вакытында кылган явыз гамәлләре өчен Аллаһ тарафыннан кире кагылалар һәм Аллаһның рәхмәтеннән дә мәхрүм. Мондый уңышсызлыктан Аллаһ безне сакласын!
Юмарт Яклаучыбыз Рамазан аен хәерлелек белән һәм Аның ризалыгында үткәрергә насыйп итсен.


Карап чыгулар: 559 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Август 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz