Аллаһы Тәгалә тарафыннан
бүләк итеп бирелгән ай – Рамазан ае дәвам итә. Бу көннәрдә кешеләргә ачык йөзне
кызганмау, мохтаҗларны искә төшерү, ярлыларга шатлык бүләк итү, туганнарыбызның
хәлләрен белү – бик саваплы эшләр. Авылда көн дә ифтар
– авыз ачу мәҗлесләре булып тора. Мәчеттә тәравих намазлары укыла. Изге Рамазан
ае яшен-картын барысын да саф-саф итеп тәравих намазларына җыя. Ирләр мәчеттә,
хатын-кызлар мәдрәсә ягында җыелышып намаз укыйлар. Күп кенә кешеләргә гомерләрендә
беренче мәртәбә ураза тотарга, намазга басуга бу изге ай сәбәпче булды. Тәкъва
кешегә ураза тоту да, кич белән мәчеткә килеп, егермешәр рәкагать тәравих
намазы уку да – бер бәйрәм, Аллаһының бер рәхмәте.
Шушы изге айны укыган
догаларыбыз, тоткан уразаларыбызны һәм барча кылган изгелекләребезне Аллаһы Тәгалә
кабул итсен, илләребезгә-көннәребезгә хәерле иминлекләр һәм тынычлыклар бирсен,
күңелләребезне пакь, иманнарыбызны нык итсен иде.
|