Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пәнҗешәмбе, 02.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2010 » Август » 18 » 18-08-10 Уразада нәрсә ашарга?
18-08-10 Уразада нәрсә ашарга?
23:43
 Эсселек аркасында организмга су җитмәү һәм канда шикәр (глюкоза) кимү ураза тотучы кешегә начар тәэсир ясый. Бигрәк тә эмоцияләрне хуҗа булу авырлаша. Шуңа ураза тотучыларга сәхәр һәм ифтар вакытында күп итеп су эчәргә,  хөрмә, балык ашарга киңәш ителә. 
Әлбәттә, җәй көнне сусау көчлерәк була. Күпләр көннәр озыная барган саен ураза тоту авыррак дип санаса, руханилар һәм табиблар моның белән килешми. Алар фикеренчә, тиешле ризыкны гына куллансаң көн дәвамында ризыктан тыелып тору шактый җиңел.
Уразада күбрәк кипкән җимешләр, кош ите һәм балык ашарга кирәк. Билгеле булганча, авыз ачканда хөрмә ашарга киңәш ителә. Анда углеводлар һәм витаминнар бик күп. Ул көч бирүче җимеш буларак санала. Көн дәвамында беткән хәлне кайтарырга ярдәм итә. Моннан тыш ул бодай ризыклары, шпинат, төрле яшелчәләр, сөт ризыклары ашарга кирәк. Иң мөһиме ризык кыздырылган һәм майлы булмасын.
Өлкән кеше уразага керер алдыннан үзенең авыруларын дәваларга тиеш. Әгәр дару эчәргә, табибка күренергә тиеш булса, әлбәттә, ураза тотмаска кирәк, чөнки ул аның тормышына куркыныч тудыра.
Авыруы көчәеп китәргә мөмкин икән, ягъни кеше үзенең хәлсезләнүен, мисал өчен шикәр күбәюен белә икән ул вакытта, әлбәттә, уразаны туктатып тору кирәк. Әгәр хроник авыру икән ул уразаны тотмыйча, фидия түләве хәерлерәк. Ягъни иртән һәм кичен бер кешегә авыз ачтырырга, яки 150 сумлык ризык бирергә тиеш. 
Руханилар да, табиблар да уразада сәхәр һәм ифтар вакытында артык ашау зарарлы булуын әйтә. Алар күбрәк су эчәргә киңәш итә. 
Ашамау сәбәпле, кеше кызып китә торган була. Ә кызып китү ул күп хәлне ала. Шуңа ул ураза тотучылар беренче чиратта сабыр буларга тиеш.
   
Карап чыгулар: 578 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Август 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz