|
Баш бит » 2010 » Июнь » 25
Чуашстанның Шыгырдан авылында "Өч сәхабә” дип аталган җәмигъ мәчет ачылды. Шыгырдан авылында төзелгән бу җиденче мәчет булды. Тантаналы ачылышта Русиянең утызга якын төбәк мөфтие, Русия баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин һәм күпсанлы кунаклар катнашты.
Шыгырдандагы әлеге мәчет моннан ике ел элек төзелә башлады. Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов мәчет төзү хакында фәрманга кул куйганнан соң, Шыгырдан халкы, эшмәкәрләр мәчет төзү эшенә кереште. Моңа кадәр әлеге урында торган, 1989 елда төзелгән мәчет башка җиргә күчереп куелды. Моннан нәкъ менә 100 ел элек төзелгән, бүген мәчет каршындагы мәктәп бинасы булып торган мәчет тә яна мәхәлләгә күчерелде. Ә алар урынына яңа җәмигъ мәчет төзелде.
Карап чыгулар: 639 | Дата: 25.06.2010 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (0) | |
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 2 Кунаклар: 2 Кулланучылар: 0 | |