Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Дүшәмбе, 20.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Июнь » 30

 Бу дөньяда иң зур сөенечләрнең берсе бала туудыр. Июнь аеның соңгы атнасында гына безнең авылда тагын өч бала  туды. 25 июндә Хуснутдинов Илнар һәм Алсу гаиләсендә икенче кыз булып Тамчыгөл якты дөньяга аваз салды. 28 июнь көнне Илнур һәм Гүзәл Галимзяновларның беренче бала булып малай, ә июнь аеның соңгы көнендә Хаертдинов Фидаил һәм Алсу гаиләсендә өченчегә кыз туды.Барлык әти-әниләрне авыл халкы исеменнән кайнар котлыйбыз. Сезгә исәнлек-саулык, бәхет телибез, балаларыгызның игелеген күреп, сөенеп-шатланып яшәргә язсын!

Карап чыгулар: 426 | Дата: 30.06.2010 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (0)

 Июньнең соңгы көне икеләтә куандырды: көнне бераз булса да суытып җибәрде һәм Яндекс татарча "сөйләшә” башлавын белдерде.
Бу турыда, Казанда Яндексның офисы ачылуы һәм компаниянең башка яңалыклары турында журналистлар һәм реклама агентлыклары өчен оештырылган матбугат очрашуында әйтелде.
Татар интернеты фанатлары булган безләрне Яндексның эзләү юлына татарча сорау җыеп, аңа татарча анык җавап алу мөмкинлеге нык шатландырды (элек тә язып була иде булуын, тик нәтиҗәсе канәгатьләндерерлек булмый иде). Икенчедән, Яндексның баш бите, эзләү бите, Яндекс-Почта битләре интерфейсын (ягъни кайсы телдә язылганлыгы күздә тотканда) татарчага күчереп була. Әле эш дәвам итә, Яндекс хуҗалары башка хезмәтләрнең дә "татарчалашуын”а өметләндерә.
Бүгенге көнгә Яндекс татар телендә язылган 700 мең документ таный дип белдерде компаниягә нигез салучы һәм аның баш ре ... Укырга »
Карап чыгулар: 506 | Дата: 30.06.2010 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

   Идел буенда урнашкан корылыктан халык җәфа чигә. Яңгырлар булмаудан коелар кибә, янгыннар даими булып тора. Чуашстанда яшәүче татарлар бу очракта милли йолаларны торгызып, гыйбадәтләр уздырып, Алладан яңгыр сорау йолалары уздырды.
Чуаш авылындагы татар йоласы

Чуашстан татарларының республикада дистәдән артык изге урыннары бар. Элек-электән килгән йола буенча, бу урыннарга халык барып, догалар кыла. Әлеге изге урыннарның күбесендә борынгы кабер ташлары да ята. Халык, шул тирәдәге мәхәллә кешеләре аларны карап-тәрбияләп тора.

Шомыршы районына керә торган Карабай-Шомыршы авылында бүген чуашлар яши. Әмма, татарлар бу урынны Яңа Торын авылы дип атый. Әлеге чуаш авылы уртасында, Карлы елгасы ярында борынгы мөселман зираты урнашкан. Анда өч кабер ташы да бар. Икесендәге язуларны укырлык түгел, әмма өченчесенд ... Укырга »
Карап чыгулар: 564 | Дата: 30.06.2010 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (0)

Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Июнь 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
282930
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz