Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Сишәмбе, 30.04.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2012 » Гыйнвар » 24 » 24-01-12 Котлыйбыз!
24-01-12 Котлыйбыз!
21:39

Бәби туды, нинди шатлык бүген!
Җиткерәбез ихлас теләкне
Ак биләүгә салган нарасыйга
Бәхет булсын иң зур бүләге.

  Бала дөньяга килү - кечкенә хикмәт, аны һәр ата-ана түземсезлек белән көтә. Сабыйлы йорт кечкенә җәннәт кебек, бала бөтен игътибарны үзенә җәлеп итә: аның беренче елмаюы, беренче әттә, әннә диюе, беренче мәртәбә тәпи атлап китүе...

  Бүген 24 гыйнварь көнне авылыбызда тагын бер сабый дөньяга аваз салды,  Гөлназ һәм Фирдус Зинетуллиннар гаиләсендә кыз бала туды. Бүгенге көннән өегезнең яме тагын да артты. Нәниегезнең якты дөньяга килүе изге көнгә, изге вакытка, изге минутка туры килеп, аның дөньяда да, ахирәттә дә бәхетле вә сагәдәтле булуын телибез. Кадерле балагызга Аллаһы Тәгалә гүзәл холык, тәүфыйк, акыл һәм сихәт бирсен. Җан җимешегез шәфкатьле, инсафлы, гүзәл һәм бәхетле бала булып үссен.

  Кызыгызның сабый чагын, гүзәл чәчәк булып җитешкән көннәрен, аның да әни булган көннәрен һәм оныкларыгызның үскәнен күреп сөенергә язсын узегезгә.

              Тукай урта мәктәбе укытучылары

Карап чыгулар: 787 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 1
25.01.2012
1. туганнары [Материал]
Рәхмәт. Теләкләрегез бик хуш, без дә кушылабыз.

Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Гыйнвар 2012  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz