Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Җомга, 17.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » Яңалыклар архивы

   Менә тагын ямьле яз җитте. Хәзер кар астыннан иң беренче яшел чирәм түгел, ә кыш буена җыелган төрле чүп-чар күзгә ташлана.

  Бүген, 17 апрель көнне,  Тынычлык урамы кешеләре тыкрыктагы юл кырыйларындагы чүп-чарны җыештырдылар. Бу чарада әти-әниләр белән балалар да катнашты: кызлар корыган үләннәрне тырма белән чистарттылар, малайлар юлга җәелгән плита өстен балчыктан арындырдылар, әниләр җыештырган төрле чүп-чарлы капчыкларны Зарипов Кәбир машинасына төяп, авыл читендәге свалкага чыгардылар. ... Укырга »

Карап чыгулар: 714 | Дата: 17.04.2009 | Абруй: 5.0/4 | Аңлатма (4)

Чувашстандагы Комсомол районындагы Урмай авылын күреп булмаса, ишетеп белмәгән кеше бик сирәктер. Урмай авылында инде егерме икенче мәртәбә үткән “Урмай моңы”фестивале генә дә күпне сөйли. Моннан тыш Урмай авылында дүртенче мәртәбә Чувашстан татарларының милли-мәдәни автономиясе призына ачык “Татар көрәше” бәйгесе үткәрелә. Моның соңгысы 12 апрель көнне үтте. Бу турнирда Ульян өлкәсе, Чувашстан һәмм Татарстаннан килгән  көрәшчеләр катнашты. Турнирны тантаналы рәвештә ачуда Комсомол район администрациясе башлыгы Геннадий Волков,  милли-мәдәни автономия президенты Фәрит Гибатдинов, Чувашстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең урынбасары Наил хәзрәт Ямалутдинов, милли к ... Укырга »

Карап чыгулар: 725 | Дата: 12.04.2009 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

   Чувашстан Республикасы Мининстрлар Кабинетының 2009 елның 6 апрелендә 111 №лы ”Хезмәт ветераны” исемен бирү хакында чыгарылган  карары нигезендә Комсомол районыннан да бер төркем хезмәткәрләргә “Хезмәт ветераны” исеме бирелгән, шулар арасында Тукай авылыннан Гиәтуллин Минехалим Минсалим улы да бар.

   Минехалим Минсалим улы Тукай мәктәбен тәмамлаганннан соң Мәскәүдәге төзелеш техникумында белем ала. Техникумны тәмамлагач аны Ульян шәһәрен ... Укырга »

Карап чыгулар: 686 | Дата: 12.04.2009 | Абруй: 4.0/2 | Аңлатма (0)

   Бөек Ватан сугышыннан соң, алтмышынчы елларның урталарына кадәр, авылда 5-6 балалы гаилә гадәти гаилә булып санала иде. Болардан тыш 7-8 балалы гаиләләр дә байтак иде, хәтта 10-12 бала тәрбияләгән гаиләләр дә булды. Ул вакытта хәзерге кебек тормыш шартлары яхшы булмаса да, өйләрдә икешәр бала тирбәткән бишекләрне күрергә мөмкин иде. Хәзерге заманның капма-каршысы булып – гаиләдә кайнана белән рәттән киленнәр дә, я булмаса икешәр килен-килендәш бала тәрбияләгән очраклар байтак булды. Авылда зур булган гаиләләрдә икешәр килен яшәп, гаиләдәге кеше саны унҗидешәргә җиткән гаиләләр дә бар иде. Барын да санап китсәң алар күпкә китәр, шунлыктан шундый гаиләләрнең берсе Хөснитдинов Җамалетдин белән Мөнирәләр гаиләсенә тукталып китәсе килә. Бу гаилә гадәти авыл гаиләсе. Алар беренчеләрдән колхоз т ... Укырга »

Карап чыгулар: 747 | Дата: 06.04.2009 | Абруй: 5.0/3 | Аңлатма (0)

   1929 нчы елның 5 нче апреле. Яз башының матур бер көне. Тукай авылының указлы мулласы Миннегали гаиләсендә кыз бала дөньяга аваз сала…

   2009 нчы елның 5нче апреле. Көн матур, кояшлы. Өйләдән соң мәчет яны гөж илә: машиналар килеп туктый, хатын- кызлар килә, балачага керә- чыга йөри. Сәбәбе: бүген Минегалиева Бәйзә Минегали кызының юбилей мәҗлесе. Аңа бүген 80 яшь!

... Укырга »

Карап чыгулар: 659 | Дата: 05.04.2009 | Абруй: 4.5/4 | Аңлатма (0)

                    Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!

Хөрмәтле вә мөхтәрәмә Бәйзә Мингали кызы Мингалиева!

... Укырга »

Теркәлүләр: Картинка 1
Карап чыгулар: 1740 | Дата: 05.04.2009 | Абруй: 4.5/4 | Аңлатма (0)

   1984 елның матур яз аен башлаучы айның соңгы көнендә - 31 мартында Ямалутдинов Агъләм белән Илһамияләрнең уртак җимеше булган беренче балалары Наил фани дөньяга беренче авазын сала.Якты дөньяга яңа туган баланың аваз салуы бигрәк тә яшь әти-әнигә нинди шатлык икәнен үз башыннан кичергән кеше генә белә  Менә аннан алып 25 ел гомер үттә. Шушы яшьтә генә булуына карамастан Наил зур дәрәҗәләргә иреште. Ул Төркиядә белем алып кайтты, Россия Ислам университетын тәмамлады, хаҗ гыйбадәтен кылырга барып кайтты, Чувашстанның “Гөлстан” мәдрәсәсенең ректоры, Чувашстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе – мөфтинең укыту эшләре буенча урынбасары, Тукай мәхәлләсе каршында эшләп килүче якшәмбе мәктәбендә мөгалим булып ничә буынны изге китабыбыз Коръән-Кәри ... Укырга »

Карап чыгулар: 609 | Дата: 31.03.2009 | Абруй: 5.0/3 | Аңлатма (0)

   Яхшы кеше аз гына яшәп безнең арадан мәңгегә аерылып китсә дә, аның хакында яхшы яктан сагынып сөйләргә күп нәрсә кала. Менә шундыйларның берсе – авылдашыбыз, Тукай мәктәбе укучысы, укытучысы Госман Гомәр улы Гыйбатдинов. Госман Гомәр улы мәктәптә физик тәрбия укытучысч булып дистә еллап кына эшләсә дә, үзе эшләгән чорда байтак кына файдалы эшләр эшләп калдырырга элгерде. 28 мартта Тукай урта мәктәбе спортзалында аның истәлегенә багышланган традицион волейбол турниры булып үтте. Монда, Тукай ( 2 команда), Урмай (2 команда), Чичкан, Комсомол, Шырт, Әсән кисәге, алты авыл җирлегеннән сигез команда катнашты. Алар гына түгел монда Госманның туганнары, класташлары, элекке хезмәттәшләре, укучылары да бар иде. Турнирны Коръән сүрәләре укып авылның имам-хатыбы Наил хәзрәт ачып җибәрде. ... Укырга »

Карап чыгулар: 770 | Дата: 29.03.2009 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (0)

   Якты дөньяга яңа туган баланың аваз салуы бигрәк тә яшь әти-әнигә нинди шатлык икәнен үз башыннан кичергән кеше генә белә. 22 март көнендә мондый шатлык Шәйдуллиннар гаиләсендә дә булды. Бу гаиләдә Илгиз беләе Диләнең уртак җимешләре булган беренче балалары   Ирек якты дөньяга килде.

     Шәйдуллин Ирек Илгиз улы 2009 елның башыннан алып Тукай авылында яңа туучы  балаларның бишенчесе Бу гаилә ... Укырга »

Карап чыгулар: 671 | Дата: 23.03.2009 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

   Республика күләмендә игълан ителгән “Яшьләргә сәләмәт яшәү рәвеше” акциясе үзенең эшен дәвам итә. Республика, район күләмендә, авылларда төрледән төрле чаралар үтеп кенә тора. Балаларның язгы каникулга китү алдыннан гына да мәктәптә балалар белән бу темага зур сөйләшүләр булып үтте. 13 мартта 9 класста шушы темага үткән класс сәгате бик эчтәлекле булып үтә. Класс җитәкчесе Хайретдинова Гүзәл класс сәгатен үткәрүгә үтә дә җентекләп әзерләнгән. Класс сәгатендә чыгыш ясаган укучылар да конкрет мисалларда тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр эчү, наркотик матдәләр куллануның кеше сәләмәтлеге өчен булган зыяннарына җентекләп басым ясап сөйләделәр.

... Укырга »

Теркәлүләр: Картинка 1
Карап чыгулар: 661 | Дата: 23.03.2009 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

« 1 2 ... 31 32 33 34 35 ... 37 38 »
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz