Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пәнҗешәмбе, 02.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » Яңалыклар архивы

   1 марттан 30 апрельга  чаклы Комсомол районында  “Яшьләргә сәләмәт яшәү рәвеше” акциясе үткәрелә. Бу акцияне яшьләр арасында пропагандалау йөзеннән Тукай авыл мәхәлләсе иҗтимагый Киңәшмәсе бу башлангычны беренчеләрдән булып күтәреп чыкты.

   “Әгәр без яшь буынның сау-сәләмәт булып үсүен, аларның рухи байлыгын тирәнәетүне уйламасак, әгәр аларга ярдәм кулы сузмасак ничек итеп безне алмаштырырга лаеклы буын тәрбияләрбез” ... Укырга »

Карап чыгулар: 577 | Дата: 03.03.2009 | Абруй: 5.0/2 | Аңлатма (0)

   3 март көнне Тукай урта мәктәбе базасында татар мәктәпләре укучыларының татар язучылары һәм шагыйрьләренең иҗатларын өйрәнү  буенча фәни-практик конференция булып үтте. Монда Тукай, Урмай, Чурачык, Шырт, Кыр Мындыры урта һәм Чичкан төп мәктәбе укучылары катнашты. Үзләренең эш нәтиҗәләре буенча Галимҗанова А. (Тукай). Мәҗитова А. (Чичкан), Солдатова Д. Һәм Акшова Л. (Кенлык) призлы урыннарны алдылар.

 

Карап чыгулар: 600 | Дата: 03.03.2009 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

   Февраль аеның соңгы көнендә - 28 февральдә Комсомол район мәдәният йортында Комсомол районы оештырылуга 70 ел тулу уңаеннан район хезмәткәрләренең тантаналы җыелышы булды. Комсомол районы 1939 елның 22 февралендә РСФСР Югары Советы Президиумы указы нигезендә төзелә . Комсомол районы составына моңарчы яшәп килгән Олы Батыр районы һәм Шыгырдан районына кергән авыллар хисабына төзелә.  Хәзерге вакытта райондагы 54 авылдан 8 татар авылында  (Урмай, Тукай, Чичкан, Татар Шырты, Әле башы, Кайнлык, Юашка һәм Әхмәт) 1800 артык татар гаиләсендә 6700дән һәм Комсомол район үзәгендә 800 дән артык татар кешесе яши . Бу Комсомол районында яшәгән халыкның 23% ... Укырга »

Карап чыгулар: 889 | Дата: 01.03.2009 | Абруй: 5.0/3 | Аңлатма (0)

   Февраль аеның соңгы көнендә - 28 февральдә Комсомол район мәдәният йортында Комсомол районы оештырылуга 70 ел тулу уңаеннан район хезмәткәрләренең тантаналы җыелышы  алдыннан “Комсомол районы энциклопедия”сен тәкъдим итү булды. Бу китап район төбәкне өйрәнүчеләре, мәдәният хезмәткәрләре, мәктәп директорлары, тарих укытучылары, район хезмәт ветераннары тырышлыгы белән бөртекләп җыелган китаплар хисабына нәшер ителә.. Район тарихына багышлап  тәфсилләп язылган китапларның беренчесе генә түгел. 1999 елда районның 60 еллыгына Комсомол авылы һәм Комсомол районына кергән авылларның елъязмасы”, язылса, аннан соңгы елларда аз тираж белән булса да В. Я. Григорьевның “Район кешеләре” ... Укырга »

Карап чыгулар: 629 | Дата: 28.02.2009 | Абруй: 5.0/2 | Аңлатма (0)

Тукай авылында аерым мәдәният йорты булмау сәбәпле күп кенә гомуми җыеннар, авыл яшьләренең кичке вакытлары мәктәп спорт залында үтә. Авыл яшьләре өчен төрле түгәрәкләр, спорт секцияләре эшләп килә. Авыл яшьләре һәм мәктәп балалары район һәм республика, хәтта Идел буе федераль округы буенча да призлы урыннарны гына түгел, ә чемпион исемнәрен дә алалар. Соңгы вакытта гына Илнар Зәйнуллин кул сугышы буенча, татарча көрәш буенча чемпион булып калды. Ул республика Президентының 2009 елгы стипендиаты.
Карап чыгулар: 603 | Дата: 27.02.2009 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (0)

   Бөтен дөньяга билгеле булган “Урмай моңы” фестиваленең 22 нчесе үтте. Белгечләр әйтүенчә мондый озын гомерле фестивальләрнең яшәгәне моңарчы булмаган. Фестивальдә катнашып авылдашыбыз Илфат Айсын өченче призга лаек булды. Ул өченче дәрәҗә Диплом һәм кыймәтле бүләк белән бүләкләнде. Билгеле инде авылда туып-үсеп, музыкаль белеме булмаган кешегә бу бик зур уңыш. Фестивальнең җиңүчесе һәм гран-при иясе булып Казаннан “Шаян кызлар” вокал ансамбле булып тора.

Теркәлүләр: Картинка 1
Карап чыгулар: 640 | Дата: 26.02.2009 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (0)

   Татарстаннан читтә яшәсәк тә, безнең Чувашстан татар мәктәпләрендә әлегә татар теле һәм әдәбиятын укыту тиешле урында бара. Безнең Тукай мәктәбендә дә ачык дәресләр үткәрелә, татар язучыларына багышланган кичәләр үтә. Ватанны саклаучылар көне алдыннан гына Советлар Союзы герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә багышланган кичә булып үтте. Ә 11 класс укучысы Сиринә Миннәтуллина татар теле һәм әдәбиятыннан үткәрелгән республика олимпиадасында 1 урын яулады. Бу кыз хакында шуны да әйтергә кирәк – ул укуда гына түгел иҗтимагый эшләрдә дә әйдәп баручы, спорттта да актив катнаша. Ул республика президенты стипендиаты. Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбиятыннан үткән төбәкара олипиадада Миннәтуллина Сиринә татар теле буенча 2 урынга, әдәбияттан 3 урынгалаек булды. Бу олимпиадада Чувашстан командасы гомуми икенче урынны яулап ал ... Укырга »

Карап чыгулар: 786 | Дата: 25.02.2009 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (0)

   23 февральдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган хәрби кул сугышы буенча ачык республика чемпионатында безнең егетләр район данын яклап көч сынашты. Район командасындагы ун егетнең җидесе безнекеләр иде. Киренке көрәштә Илнур Зәйнуллин (11-17 яшь, 80 кг.) 1 урын,. Расих Зәйнуллин ( 15-17 яшь. 70 кг.) – 1 урын, Риназ Айсын (8-11 яшь. 38кг) -3 урыннарга лаек булдылар.

 

Карап чыгулар: 647 | Дата: 23.02.2009 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

   Шушы көннәрдә генә Татарстанның “Яңа гасыр” телевидениесенең әйдәп баручы бер төркем журналистлары Тукай авылында булып киттеләр.Алар арасында Миләүшә Айтуганова, Ләйсәнә Садретдинова һәм Бөтендөнья татар конгресының белгече Гөлназ Шәйхи бар иде. Алар Тукай авылының көнкүреше белән, гореф-гадәтләре, йолалары белән баныштылар. Бу төркем “Удача” һәм “Деликат” ит эшкәртү цехында булып хәләл ит җитештерү белән таныштылар. Мәктәбебезне дә онытмадылар. Алар анда укучылар белән очрашып сөйләштеләр, татар теле һәм әдәбияты, информатика, инглиз теле бүлмәдәрендә булдылар. Алар мәктәптә эшләп килүче “Тукай оныклары” берләшмәсенең эше белән дә кызыксындылар.

Теркәлүләр: Картинка 1
Карап чыгулар: 617 | Дата: 22.02.2009 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

  Озак та вакыт үтмәс, чыгарылыш класс укучылары Бердәм Дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзләренең белемнәрен югары һәм урта махсус урта белем бирүче уку йортларында дәвам итү өчен илебезнең төрле шәһәрләренә юл алырлар. Уку йортлары да тик тормый. Күптән түгел генә Чабаксар экономик-технология көллияте, Канаш шәһәренең 2нче профессионал училищесе укытучылары белән очрашулар булып үтте.

Карап чыгулар: 684 | Дата: 06.02.2009 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

« 1 2 ... 33 34 35 36 37 38 »
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz