25 август көнне
Ямалетдинов Абзал бабайның 80 яшьлек юбилее иде. Ул мәчет төзегәндә Бәдертдин, Шакир, Галимҗан һәм Камал
бабайлар белән алда йөрүчеләрдән булган. Мәчетне теркәр өчен Уфага тикле
барган. Хәзерге вакытта мәхәлләдә иң олы бабайларның берсе. Зәкия апа белән
алар алты бала тудырып, аларны тәрбияләп тормыш юлына чыгаралар. Инде һәрберсенең
үз тормышы, үз гаиләсе. Абзал әбзиләрнең бүгенгесе көндә 16 оныклары һәм 10 оныкчыклары
бар. Алар гаиләсендә дүрт буын бергә тату гына яши бирә. Мондый гаиләләр бүгенге
көндә сирәк күренеш.
Җомга көн мәхәллә
картлары һәм авылның иҗтимагый киңәшмәсе егетләре авыл яшьләре исеменнән Абзал
әбзине 80 яшьлек юбилее белән котладылар һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Без барлык
котлауларга кушылабыз һәм аңа саулык-сәламәтлек
телибез. Киләчәктә дә балаларыңның,
туганнарыңның, киленнәреңнең шәфкатьлелеген, мәрхәмәтлелеген һәм ихтирамын тоеп
Зәкия апа белән тигез гомер итергә язсын!
|