Озакка сузылган кояшлы эссе көннәрдән соң бүгенге салкынча иртә көннең хәерле һәм уңышлы булуын вәгъдә
итә иде кебек... Бүген Тукай урта мәктәбе укытучылары яңа уку елы алдыннан педагогик киңәшмә
үткәрделәр. Тукай мәктәбе директорының урынбасары Гималтдинова Г.Г. үткән
уку елына укыту-тәрбия эшенә тулы анализ ясады, уңай һәм кимчелекле якларны
билгеләп үтте. Аның чыгышыннан күренгәнчә, былтыр мәктәптә 298 бала укыган, ә быел 299 бала
белем алачак. Мәктәптә 31 укытучы эшли, шулардан берсе югары, унтугызы беренче,
алтысы икенче категорияле. Укытучыларның уртача яше – 35 яшь. Укытучылар даими
рәвештә үзләренең белемнәрен төрле курсларда күтәреп торалар. Мәсәлән, үткән
уку елында 8 укытучы шундый курсларда булалар. Мәктәптә ел буена даими рәвештә
предмет атналары булып бара. Күп
укытучылар төрле темалар
буенча аерым эш алып баралар. Мәктәпне
тәмамлаучыларның 50% артыгы төрле югары
уку йортларына кергәннәр. Үткән уку елында нәтиҗәле эшләгәннәре өчен
Минигалиева Г.Т., Санатуллина Н.М., Зинетуллина Г.Х., Гималтдинова Д.М. төрле дәрәҗәдәге грамоталар белән бүләкләнделәр.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Минигалиева Г.Т.
класс җитәкчеләренең эшенә тукталып китте.
Мәктәпнең
директоры Багаутдинова Э.М. киләсе уку елына хезмәт тәртибе, эш режимы, уку
планы, укыту сәгатьләре бүленеше белән таныштырды. Шулай ук, 2010 нчы
ел - Укытучы елы икәнен искә төшереп үтте.
Замана җилләре төрле якка иссә дә, авыл җирендә
укытучы хөрмәтле шәхес булып кала. Укытучыга
карап мәктәпнең дә йөзе, бүгенге көнчә әйтсәк, имиджы билгеләнә. Укытучы үзенең имиджын кайгыртырга тиеш. Укытучының
үз-үзен тотышы, ягымлы тавышы, хәтта карашы белән да тәрбияли. Билгеле, балалар аның модалы өс киемен генә түгел, ә эчке дөньясын
да "күрә”. Күп балалар укытучысына
охшарга тырыша. Бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсәк тә,
уңышларыбызның башында укытучы торганын һәркем таный.
Барлык
укытучыларны Белем көне белән кайнар котлыйбыз, аларга исәнлек- саулык һәм иҗат
уңышлары телибез.
|