Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Пәнҗешәмбе, 02.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » Яңалыклар архивы

   1 февральда авыл иҗтимагый Киңәшмәсенең чираттагы утырышы булып үтте. Киңәшмә эшендә Комсомол район башлыгы Г.Ф.Волков, район администрациясе юристы А.Г.Җамалетдинов, район администрациясенең җир эшләре буенча белгече М.Г.Җамалетдинов, Урмай авыл җирлеге башлыгы М.М.Зәйнуллин, Чувашстан татарларының мәдәни-иҗтимагый автономиясе рәисе Ф.А.Гибатдинов катнашты. Киңәшмә үз эшен авылның имам ярдәмчесе Рифкат Хабибрахмановның Коръән укуы белән башланды. Киңәшмә утырышын ачып, аның рәисе Ә.Шакиров көн тәртибендәге каралачак сораулар белән таныштырды . Төп сораулар буенча район башлыгы Г.Ф.Волков чыгыш ясады һәм Тукай авыл карамагында булган җир биләмәләре пайлары халыкка кайтарылып бирәчәгенә ышаныч белдерде. Халыкны борчыган икенче сорау – Тукай мәктәбенең кысын ... Укырга »

Карап чыгулар: 618 | Дата: 01.02.2009 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (1)

    Саулыгы какшау сәбәпле Чувашстан Диния нәзарәтендә иң карт һәм халыкка дини әхлакый тәрбия бирүчеләрнең берсе, авылның имам-хатыбы Шакир ага Әхмәтсафин Дини нәзарәте исеменә гариза язып бирде. Диния нәзарәте рәисе Әлбир хәзрәт Крганов аның соравын канәгатьләндерде һәм Тукай аылы мәхәлләсендә җыелыш үткәрүне казый Сәетзада хәзрәт Гимаевка тапшырды. 30 гыйнвар көнне мәхәлләдә җыелыш булып үтте һәм җыелган халык бертавыштан имам-хатып итеп хаҗи Наил хәзрәт Ямалутдинов ны сайлады.

... Укырга »

Карап чыгулар: 734 | Дата: 30.01.2009 | Абруй: 5.0/2 | Аңлатма (0)

   Чувашиядә тиздән, 20–22 февраль көннәрендә кабат «Урмай моңы» Халыкара эстрада татар җыры фестивале гөрләячәк. Ул 22 нче тапкыр уза. Аны оештыручылар: ЧР мәдәният, милли эшләр, мәгълүмат һәм архив эшләре министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, ТР мәдәният министрлыгы, “Татарстан Яңа гасыр” телерадиокампаниясе, ЧРның Комсомол районы хакимияте һәм ЧР татар милли мәдәни автономиясе. Ә “Урмай моңы”ның башлангычында торучы шәхес – Татарстанның һәм Чувашиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Чувашия татар милли мәдәни автономия рәисе Фәрит Гыйбатдинов.   
   Бу фестивальдә 16 яшьтән алып 30 яшькәчә татар эстрада җырларын башкарган яшьләр катнаша ала. Алдагы елларда катнашып лауреат дипломына ия булганнар бәйгегә кертелмиләр.
   Б ... Укырга »

Карап чыгулар: 597 | Дата: 29.01.2009 | Абруй: 4.5/2 | Аңлатма (0)

   Моннан 15 ел (1994 ел) Рамазан аенда Тукай авылында Төркиянең Конья шәһәреннән Йосыф Аҗар хәзрәт булып, Ислам диненең тормышы белән танышып, халык арасында вәгазьләр сөйләп, мәктәптә балалар белән гарәп язмасын өйрәтеп, ислам нигезләре буенча дәресләр биргән иде. Ул Рамазан ае буена икенде һәм ахшам намазлары арасында Коръән укып безнең әби-бабаларыбыз рухына багышлаган иде. Бу хакта тәфсилләбрәк танышырга теләүчеләр сайтыбызның "Бу кызыклы" бүлегеннән танышырга булдырасыз.< ... Укырга »

Карап чыгулар: 641 | Дата: 28.01.2009 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (0)

   Бүгенге гамәлдә булган мөселман җәдвәле турында 958 нче һиҗри елда басылган “Тарих әл Болгари” китабында болай язылган:
   Мөселман  дөньясында ай исемнәрен белдергән җәдвәл 354 көннән тора. Бу җәдвәл фарсы җәдвәленнән унбер көнгә ким. Елның беренче ае – мөхәррәм ае.

... Укырга »

Карап чыгулар: 842 | Дата: 27.01.2009 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (0)

  24 гыйнварда Яңа Чабаксар  шәһәрендә  гаскәри кул көрәше буенча ачык турнир булып үтте.Бу турнирда район җыелма командасында безнең егетләр дә катнашты. Район җыелма командасындагы 11 егетнең 7се безнекеләр иде. Команданың тренеры Тукай урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Наил Сабирҗан улы Зарипов.

   Кызу көрәштә безнең авыл егетләреннән Айсын Риназ ( ... Укырга »

Карап чыгулар: 585 | Дата: 25.01.2009 | Абруй: 3.7/3 | Аңлатма (0)

   2009 елның 21 гыйнварында Комсомол районында информ көне булып  үтте. Катнашучылар өч төркемгә бү ... Укырга »
Теркәлүләр: Картинка 1 ·Картинка 2
Карап чыгулар: 793 | Дата: 22.01.2009 | Абруй: 4.0/2 | Аңлатма (1)

   13 гыйнар көнне Татарстанның Спас районында Булгар шәһәре  мәчетендә Үзәк диния нәзарәтенең  күчмә утырышы булып үтте. Ул Болгар җирлегендә безнең бабаларыбыз тарафыннан Ислам диненең кабул ителүенә 1120 ел тулуга багышланган иде. Бу утырышта илебезнең күп кенә төбәкләреннән килгән мөфтиләр һәм башка дин әхелләре катнашты. Бу утырышта Чувашстаннан мөфти Әлбир хәзрәт Крганов, нәзарәтнең казые С.Гимаев, ахун Н.Гайнулов, “Гөлстан” мәдрәсәсенең ректоры Н.Ямалутдинов, нәзарәт аппаратының җитәкчесе Ф.Глухов, имамнар Ф.Сафиуллин, М.Кумотов катнаштылар. Бу күчмә утырышта күп кенә мөһим сораулар каралды, шул исәптән 2009 елның июнь аенда  ... Укырга »

Карап чыгулар: 690 | Дата: 16.01.2009 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (0)

   Чувашстан Республикасы Президенты карары нигезендә Чувашстанда яшәүче укучы, студент һәм яшьләргә укуда, хезмәттә һәм җәмгыять эшләрендә актив катнашкан өчен  2009 ел өчен мең кешегә президент стипендияләре билгеләнә. Бу мең яшьүсмер арасында татар милләтеннән булган 18 яшьүсмер бар. Шунысы куанычлы, Президент стипендиатлары арасында Тукай мәктәбеннән Зайнуллин Илнур (10 кл.), Садртдинова Гөлия (11 кл.) һәм Миннәтуллина Сиринә (11 кл.) ләр дә бар. Стипендиянең күләме ай саен 1830 сум тәшкил итә. Бу стипендия 1994 елда булдырыла һәм безнең мәктәптән беренчеләрдән булып Ямалетдинов Нияз (хәзер ЧДУның стоматология факультетының 4 курс студенты) алган иде. < ... Укырга »
Теркәлүләр: Картинка 1 ·Картинка 2
Карап чыгулар: 597 | Дата: 15.01.2009 | Абруй: 4.0/1 | Аңлатма (0)

     Бүген Тукай авылы мәчете каршындагы мәктәптә(мәдрәсәдә)  Бөтендөнья Ислам җәмәгатчелеге белән берлектә мөхәррәмнең унынычы көне – Ашура көнен билгеләп үттеләр. Бу көндә Нух пәйгамбәр көймәсе аль-Дҗуди тавына килеп туктаган, шулай итеп, ул һәм аның фикердәшләре  Бөтендөнья су басудан котылып калганнар.

     Кагыйдә буларак, бу көндә мөселманнар ирекле ураза тоталар, күпләп изге эшләр ... Укырга »

Карап чыгулар: 733 | Дата: 07.01.2009 | Абруй: 5.0/2 | Аңлатма (0)

« 1 2 ... 34 35 36 37 38 »
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Май 2024  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
  12345
6789101112
13141516171819
20212223242526
2728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz