|
Баш бит » 2010 » Апрель » 10
10 апрель көнне Шыгырдан авылының икенче номерлы мәктәбенең спорт залында Милли көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры М. Таҗетдинов призына республиканың XXI турниры булып үтте. Бу турнирда Татарстанның Чүпрәле районы, Чувашстанның Комсомол районыннан Тукай һәм Урмай, Батыр районыннан Кыр Бикшиге, Согыт, Шыгырдан мәктәпләренең командалары көч сынашты. Безнең мәктәп укучылары үз үлчәүләрендә Зиннәтуллин Ирек, Фәсхетдинов Рифат икенче, Айсын Риназ өченче урыннарны яуладылар. Җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнделәр.
Милли көрәш буенча беренче адымнарын гына ясаган көрәшчеләребез өчен бу зур сөенеч булды.
Карап чыгулар: 461 | Дата: 10.04.2010 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0) | |
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | |