|
Баш бит » 2010 » Апрель » 27
Яз җиткәч кар астында калган чүп-чарлар өскә чыкты. Яз җитү урамнарның нинди чисталыкта икәнен күрсәтә дә инде: урамнарда чүп-чар өемнәре, алар җыелмаган, җил буш шешәләрне анда-монда тәгәрәтеп йөри. Кайбер авылдашлар моңа битараф карый. Шуларны истә тотып та инде күптән түгел генә мәктәп балалары "Мәрхәмәлелек атнасы”нда актив катнаштылар. Алар урамнарны, юл буйларын, кизләү буен чүп-чарлардан чистартылар һәм авылдагы карт әби-бабайлар янында булдылар һәм аларга төрле эшләрдә булышлык күрсәттеләр. Менә ничә ел инде Шыгырдан авылы урамнарында "За чистое село” дип язылган чүп-чар савытларын күрергә мөмкин. Алар вакытында чистартылып, түгелеп тора. Һәр йорт хуҗасы, магазиннарда эшләүчеләр урамнарның чисталыгына җаваплы карый.
Карап чыгулар: 490 | Дата: 27.04.2010 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (1) |
Болгарда ислам динен кабул итүне мәңгеләштерүче мәчет төзелергә мөмкин. Монда Икмәк музее ачылачак. Бу хакта Борынгы Болгар һәм Зөя кала-утравындагы кайбер корылмаларны төзекләндерү программасын тәкъдим итү киңәшмәсе вакытында әйттеләр. Дөрес, игенчеләр авылын авыз тутырып "авыл” дип әйтергә дә ярамас. Рәсми исеме аның Икмәк музее. Шулай да монда икмәк үстерү өчен кечкенә генә басулар, тегермәннәр дә булачак. Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренчә, бөртектән алып ипи пешеп чыкканга кадәр булган бөтен хезмәтне дә күрсәтергә уйлыйлар. "Анда җил тегермәне булачак. Әмма җил буламы, булмыймы дигәндәй, ул электр белән эшләячәк. Шулай ук икмәк пешерә торган урын – бөтен кирәк-яраклары белән тегермәнче йорты да булачак. &nb
...
Укырга »
Карап чыгулар: 515 | Дата: 27.04.2010 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0) | |
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | |