Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Дүшәмбе, 20.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Апрель » 23

  Изге эшләр атналыгы дәвам итә. Һәр класс авылның хезмәт ветераннарына, ялгыз яшәүче әбиләргә булышлык күрсәтә. Пәнҗешәмбе көнне 10 класс укучылары Гелсем әбигә булышырга килделәр. Кызлар кизләүдән су китерделәр, малайлар йорт яннарын җыештырырга керештеләр. Язгы кояшлы көнне әбинең дә, укучыларның да күңелләре күтәренке иде. Гелсем әби балаларны зур рәхмәтләр әйтеп озатып калды. Ә 9"б" класс укучылары Әминә әбигә булышлык күрсәттеләр. Ишегалдын гына чистартып калмыйча, йорт алдын һәм яр тирәсен дә җыештырдылар, ә кызлар су китерделәр, бакчаны былтыргы яфраклардан чистартылар. Әминә әби балаларга рәхмәт укыды һәм барысына да саулыклы озын гомер теләде.
Мондый чаралар балалар күңелендә олыларга ихтирам хисен арттыра, ярдәмчел булырга, бердәмлеккә өйрәтә, күмәк эшкә өнди.

Карап чыгулар: 651 | Дата: 23.04.2010 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Апрель 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
2627282930
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz