|
Баш бит » 2010 » Апрель » 12
12 апрель - безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары өчен дулкынландыргыч һәм шул ук вакытта көтеп тә алынган көн иде. Бу көнне мәктәбебез укучылары Гибатдинова Зөхрә (капитан), Минегалиева Гүзәлия, Шакирова Люзия, Ямалетдинов Айнур, Абдрахманова Гөлгенә балалар арасында бик тә танылган һәм яратып карала торган "Тамчы-шоу" интеллектуаль күңел ачу бәйгесенә Казанга бардылар. Укучылар бу уенга бик тырышып әзерләнделәр: китаплар укыдылар, интернет челтәре аша белемнәр тупладылар, шигырьләр өйрәнделәр. Бу уенга хәзерлек барышында мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия Тәлгат кызы һәм өлкән вожатый Сиринә Минсәет кызы Гайнетдинова зур тырышлык күрсәттеләр. Безнең көндәшләр Пермь крае Барда районыннан иде. Уен 4 турдан оештырылганһәм уен 25:25 исәбенә тәмамлана. ТНВ каналы урнашкан бинада булу бик күп кеш
...
Укырга »
Карап чыгулар: 723 | Дата: 12.04.2010 | Абруй: 5.0/1 | Аңлатма (1) |
Апрель аенда Чувашстан мәктәпләрендә дин һәм әхлак дәресләре укытыла башлады. Дәресләр дүрт юнәлештә: "Дөньякүләм диннәр культурасы”, "Ислам дине нигезләре”, "Православия культурасы нигезләре”, ”Дөньяви әхлак дәресләре” алып барылачак. Берничә ел элек мәктәпләрдә дин һәм әхлак дәресләрен укыта башлау нияте җәмгыятьтә төрле тискәре фикерләр тудырды. Берничә ел дәвамында бу мәсьәләгә әледән әле әйләнеп кайттылар. Ниһаять, үткән елда Русия президенты Дмитрий Медведев мәктәпләрдә дин һәм әхлак дәресләрен укыту турындагы фәрманга кул куйды Бу фән әлегә Русиянең 19 төбәгендә эксперименталь рәвештә укытылачак. Шул исәптән, Чувашстан мәктәпләрендә дә. Уку елы башында дин һәм әхлак дәресләренең программасы да, дәреслекләрнең һәм кадрларның да булмавы татар җәмәгатьчелегендә, дин әһелләрендә борчылу хисләре тудырды. Шикләнүләр дә юк түгел иде. Апрельдә дин тарихларына багышланган дәресләр уку җәнвәлендә пәйда бу
...
Укырга »
Карап чыгулар: 1577 | Дата: 12.04.2010 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0) | |
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | |