Һәрбер
иманлы кеше үз баласына яхшы тәрбия бирергә тырыша, киләчәктә аның шәфкатьле, тәүфикълы
кеше булуын тели. Әгәр дә без Корьән аятьләренә һәм Пәйгамбәребезнең сөннәтенә күз салсак, Ислам диненең тәрбиягә зур
әһәмият бирүен аңларбыз. Һичшиксез, балаларны динебез кануннары буенча тәрбияләү,
аларны укыту һәм иманлы кешеләр итеп үстерү, безнең җилкәләребезгә йөкләнгән
зур фарыз гамәлдер. Раббыбыз моны раслап Корьәндә хәбәр итә: «Ий кешeләр, балаларыгызны һәм
хатыннарыгызны укытыгыз, аларга хәлегездән килгән тикле күркәм тәрбия бирергә тырышыгыз,
үзләрен дингә, хәләлне хәрамнан аерырга өйрәтегез, шуның белән сез аларны һәм үз-үзегезне тәмугъ утыннан саклап
калырсыз,– дип Раббыбыз адәмнәргә
нәсихәтен бирә. Мөселман кеше боларны
исендә тотып баласына яхшы дини тәрбия бирергә тырыша. Бүгенге көндә авылыбызда балаларның дини тәрбияне гаиләдә
генә түгел, мәчет-мәдрәсәдә алу мөмкинчелеге дә бар. Әле җәй көннәрендә һәр
елны мөселман лагеры эшләп килә. Менә 1 июль көнне лагерь үзенең икенче
сменасын ачып җибәрде. Анда 7-11
яшендәге малайлар үз ялларын файдалы итеп үткәрәчәк. Смена вакытында балалар ислам
нигезләрен, пәйгамбәрләр тарихын, намаз уку, азан әйтү тәртипләрен өйрәнәчәк. Алар
өчен төрле спорт уеннары, кызыклы экскурсияләр оештырылачак.
|