Чуашстан башкаласы Чабаксар шәһәрендә бу көннәрдә яшьләр җыелышы узды. Әлеге җыелышта көз айларында Чуашстан татар яшьләре форумын уздыру мәсьәләсе каралды. Чуашстанда бүгенге көндә 37 мең татар яши. Алар бу җирләрдә диаспора булмыйча, хан заманнарыннан ук монда гомер итә. Татарларның күпчелеген яшьләр тәшкил итә. Чөнки, республикада бары тик татар авылларында гына үлүчеләргә караганда туучылар арта бара. Әмма, матур гына яшәп ятучы Чуашстан татарлары да проблемнарсыз гына гомер итми. Чабаксардагы җыелышта бу хакта да сүз булды.... Укырга »