Дини җәйләүләрдә яшь буын татарлар дин сабаклары гына өйрәнеп калмый. Алар төшкә кадәр сабак алса, төштән соң күңел ачу чараларында булалар. Мәсәлән, бу көннәрдә генә Тукай авылы мәхәлләсе җәйләвенә йөрүче балалар ике төркемгә бүленеп, кырыгар кеше Шыгырдан җәмигъ мәчетендә экскурсиядә булдылар. Әлеге чарадан со
... Укырга »
Бүгенге көндә авыл эчендәге юллар асфальт булмаса да начар түгел. Элегрәк язын-көзен тездән пычракка батып йөргән чакларны искә төшерсәң, шөкерана гына кыласың. Начар юллардан гарык булган халык үзләре яши торган урамдагы юлларны үз хисабына төзекләп килә. Узган ел Карлы урамына шул урам кешеләренең ярдәме белән урамга таш салынды. Авылның иң озын Школьная урамының төньяк өлешенә җирле бюджет хисабына таш түшәлде.
Кичә Тукай авылының Яшел урамында юлларны төзекләндерү эшләре башланып китте. Бу эшне ООО "Дорожная передвижная механизированная колонна «Батыревская» (директоры Минзагит Резепов) башкара. Озынлыгы 225 м булган юлга 4 м киңлегендә таш салына. Су агып китәр өчен чокыры да ясалган. Бу эшне ике көн эчендә башкарып чыгырга җыеналар.