Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Якшәмбе, 12.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Июль » 07
Мөселманнар өчен мөһим даталарның берсе - Мигъраҗ кичәсе якынлаша. Рәҗәб аенда пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) күккә ашып, Аллаһ Тәгалә белән сөйләшкән һәм Аның әмерләрен алып кайткан кичәгә – Мигъраҗ кичәсе диләр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бу төндә Мәсҗидүл-Хәрамнан Мәсҗидүл-Аксага күчте, шунда башка пәйгамбәрләр белән намаз укыды. Пәйгамбәребез Мәсҗидүл-Аксадан Аллаһы Тәгаләнең хозурына җиде кат күк аша үтте. Шуның аша үткән вакытта, һәрбер күктә олуг пәйгамбәрләр белән очрашты. Алар рәсүлебезнең киләсен белеп тордылар, "Сина Пәйгамбәрлек килдедәме инде?”- дип сорадылар. Алар белән очрашканда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәрбер күктә фәрештәләрнең аерым-аерым гамәлләрен күрде. Кайбер фәрештәләр фәкать сәҗдәдә генә иде. Икенчеләре рөкугта иделәр. Пәйгамбәребе ... Укырга »
Карап чыгулар: 497 | Дата: 07.07.2010 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

Соңгы дистә ярым елда халкыбыз асылына кайта, «пролетар» һәм «интернационал» исерүдән соң үзебезнең кем икәнлегебезне аңларга омтылыш, әлбәттә, табигый. Шуның өчен тарихның тирән чорларына мөрәҗәгать ителә дә, без һәр югалган, адашкан кеше кебек үк, үз нәсәбебезне, кан-кардәшләребезне эзлибез, бу да, һичшиксез, алар аркылы үзебезнең кемлегебезне төшенү теләге чагылышы.
Мондый эзләнү билгеле рухи өлкәгә, бигрәк тә дини сферага да кагылмыйча калмый. Менә ни өчен халкыбызның дини ышануларын тикшерү бүгенге көндә үтә дә актуаль. Халкыбызның дистә еллар дәвамында диннән көчләп читләштерү сәбәпле күпләребез, бигрәк тә яшьләр, бу яктан бихәбәр булу сәбәпле аларны кемнәрдер тарафыннан алдату, адаштыру ансатлашты. Һәм, ни кызганыч, андый мәкерле кемсәләр гел чыгып тора, дин пәрдәсе астында халкыбызны бүлгәләргә, бердәм милләтебезне дин җәһәтеннән чуалдырып ахыр ... Укырга »
Карап чыгулар: 625 | Дата: 07.07.2010 | Абруй: 0.0/0 | Аңлатма (0)

Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Июль 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz