Кичә мәктәп янында кичке сәгать сигездә ит бизнесы белән шөгылләнүчеләрнең
җыелышы булды. 2 июльдә булган җыелышта килешкән буенча һәр ит белән эшләгән
авылдашлардан 3-5 мең сум акча җыярга сөйләшенгән иде. Ләкин ике атна артык
вакыт үтүгә карамастан, бу эш бик әкрен бара. Берничә мәртәбә җыелырга диеп белдерү
эленсә дә, кеше бик аз килү сәбәпле, җыелышлар үтмәде. Ә бүген, алдан кисәтеп, һәр кешене
телефон аша чакырттылар. Ниһаять, бүген 20-30
кеше килгән иде. Килмәүчеләрне тагын бер мәртәбә чакырдылар. Кем акча бирмәгән,
алар акчаларында шунда ук бирделәр. Төрле сәбәпләр аркасында бүген килә алмаган
һәм бу эшкә өлешләрен кертергә өлгермәгәннәрнең исләренә тө
...
Укырга »