Баш бит » 2010 » Июль » 2 » 02-06-10 Авылның экологик проблемасын хәл итү
02-06-10 Авылның экологик проблемасын хәл итү
06:43
Беренче июль көнне көндезге сәгать икедә авыл башлыгы Минзаид Зәйнуллин инициативасы белән авылда гражданнар җыелышы булды. Көн тәртибендә бер сорау: авылның свалкасын тәртипкә салу каралды. Бүгенге көндә авылдашлар өчен иң актуаль сорауларның берсе. Инде яздан бирле җилле көннәрдә таралган сасы ис беркемне дә битараф калдырмый. Барлык җыелган халык бу проблеманы чишәргә кирәклеге белән килештеләр. Полигонда өч көн зур трактор Т-130 эшләде, тик ул җирдән бөтен чүп-чарны яхшы итеп жыя алмаган. Халык свалканы бер мәртәбә тәртипкә салырга һәм башка аны бу хәлгә җиткермәскә дигән карарга килде. Шуның өчен җитәчәк шимбәдә бөтен авыл өмәсе игълан ителде. Киләчәктә свалкада тәртип булсын өчен, ит бизнесы белән шөгыльләнгән кешеләрдән 3-5 мең акча җыеп, аның тирәсен койма белән әйләндереп алырга, керү урынына шлагбаум ясарга, һәр чүп түккән машинадан 50 сум акча алырга дигән карар чыгарылды. Свалкада тәртип саклар өчен җаваплы кеше дә сайлап куелды - ул Сафиуллин Рәшит. Якын арада свалкада биоотходлар (терлек отходлары) җыяр өчен махсус урында ясарга, ә анда җыелган биоотходларны утилизациягә җибәрер өчен Урмай авыл администрациясе Цивильский санитарно- ветеринарный утилизационный завод белән договор ясарга килешенде.
Бу җыелышта каралган мәсьәләләр тормышка ашсын өчен контроль вазыйфасын авыл башлыгы Минзаид Зәйнуллин үз өстенә алды. Бүген килешкән эшләрне нинди дә булса сәбәпләр аркасында эшләп чыга алмасак, бу свалканы ябарга диеп сөйләшенде.
Авылдашлар, авылның чисталыгы үзебездән килә. Әйдәгез авылда тәртип урнаштырыйк! Балаларыбыз һәм үзебезнең саулыкка битараф булмыйк!
Тагын бер мәртәбә исегезгә төшерәбез: суббота 3 июльдә 18-00 сәгатьтә свалкада бөтен авыл субботнигы була.
Карап чыгулар : 629 | Добавил : tokaevo-tat | Абруй : 5.0/3 |
- Оценить -
Отлично
Хорошо
Неплохо
Плохо
Ужасно
Статистика
Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0