Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Шимбә, 11.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Июль » 4 » 03-07-10 Ижевскида Федераль Сабан туе булып үтте
03-07-10 Ижевскида Федераль Сабан туе булып үтте
11:32
 2001 елдан бирле Бөтендөнья татарлар конгрессы Башкарма комитетының идеясы белән Федераль Сабан туе Русиянең төрле төбәкләрендә уза башлады. Милли бәйрәм Саратов, Тольятти, Димитровград, Йошкар-Ола, Түбән Новгород, Саранск, Челәбе, Әстерхан, Ульяновск шәһәрләрендә зурлап оештырылды. 2010 елда үз җирендә Федераль Сабан туен уздыру хокугына Ижау шәһәре ия булды. 
2-3 июльдә Удмуртия республикасының башкаласында Федераль Сабан туе узды. Бәйрәмгә Русиянең 40 төбәгеннән 300дән артык кунак килгән иде. Чуашстаннан рәсми делегация белән 8 милләттәшебез катнашты. Шәһәргә килүчеләрне берничә җирдә удмурт ансамбльләре җырлап, милли ашлар белән каршы алдылар. 
Ижаулылар бәйрәм чараларын 2 июльдә үк башлап җибәрде. Бу көнне Ижевскида инде 10 июньнән бирле дәвам итүче "Удмуртиядә татар мәдәнияте һәм сәнгате айлыгы” кысаларында, Удмуртия Милли музеенда Татарстан Милли музее фондларыннан алынган экспонатлардан торучы "Татар декоратив–гамәли сәнгате” күргәзмәсе, ә шәһәр кинотеатрларында Татарстан кинофильмнары тәкъдим ителде. Кич белән Удмуртия Президенты Дәүләт опера һәм балет театрында Сабантуй кунакларын кабул итте, биредә Удмуртия һәм Татарстан сәнгатькәрләре концерты узды. 
3 июльдә рәсми рәвештә Федераль Сабан туеның ачылышы булды. Бу көнне төрле мәйданнарда татар эстрадасы йолдызларының концерты, Татарстан һәм Удмуртия сәхнә осталары, иҗади коллективларның чыгышларын карадылар. Мәйданда төрле бәйгеләр оештырылган иде, шулай ук бүләкләр уйнатылды. Капчыкта сикерү, чүлмәк вату, колгага менү, таяк, канат тартышу, йомырка кабып йөгерү һ.б. – бу уеннардан башка Сабан туен күз алдына китерү дә авыр.
 Мәйданың күрке – татарча көрәш. Бил алышучылар арасында Сабан туе батыры итеп Түбән Камадан Ленар Иванов билгеләнде, аңа төп бүләк – тәкә тапшырылды. Шулай ук Сабантуй батыры өенә «Фиат Альбеа» автомобиленә утырып кайтып китәчәк.
 Ижаудагы Сабан туеның үзенчәлеге – ул ат чабышлары. Ярышлар Удмуртия президенты исеменә үткәрелде һәм анда 40лап ат катнашты. Ат чабышында җиңүчегә бүләк итеп "Лада машинасы тапшырылды.
Сабантуй 3 июльдә Киров паркында иртәнге уннан кичке дүрткә кадәр булды. "Купол” стадионында бәйрәмне ачу тантанасы, театральләштерелгән пролог, Татарстан сәнгать осталары концерты, милли көрәш, уеннар – кемнең күңеленә нәрсә хуш килә, шунсын сайлап алу мөмкинлеге бар иде. Төп мәйданда Удмуртия республикасы иҗат коллективлары чыгыш ясадылар.
Көн кичкә авышкач, Киров паркының беренче аланында бию-күңел ачу программасы, шулай ук шәһәрнең татарлар тупланып яшәгән Ленин районындагы "Спартак” халык иҗаты йорты янында Кичке уен булды. Яшьләр "Авиатор”, "Домино”, "Шакира” кафеларында Татарстаннан җырчылар катнашында татарча дискәтүкләрдә күңел ачты. Тамашалар Ижау шәһәре халкының ял итү урыннарының берсе - буа буендагы халыклар Дуслыгы монументы янында фейерверк белән тәмамланды.
Белешмә өчен: Удмуртиядә татарлар саны – 108 560 (6,9 %). Татарлар күпләп яшәүче шәһәрләр – Ижау, Сарапул, Можга, Глазов, Воткинск. Татарлар шулай ук Удмуртиянең Юкамен районында күпләп һәм укмашып яши (19,5 %). Ижауда Татар базары дип исемләнгән үзенчәлекле район бар. Шәһәрдә татар гимназиясендә 600гә якын бала белем ала, узган ел ул өр-яңа бинага күченде. Республика буенча 20дән артык мәчет эшли, Ижауның үзендә 3 гыйбадәтханә бар.
Карап чыгулар: 561 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Июль 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz