Синоптиклар Русиягә моңарчы күрелмәгән эссе һава килде дип искәртә. Күп өлкәләрдә тропик эсселек урнашты. Температура 30 градустан югары булды. Һаваның температурасы 40 градуска якын күтәрелеп, туфракта 70 градуска җиткән урыннар бар. Корылык көньяк регионнарны уңышсыз калдырырга мөмкин. Дөрес, соңгы өч көндә артык югары температура булмады, ләкин киләсе атнада эссе көннәр тагын әйләнеп кайтырга мөмкин. Тик менә бу атна ахырына фаразлар гына чынга ашмады. Шимбәдә яңгырлы, болытлы булачак дип синоптиклар хәбәр итсә дә, яңгыр сибәләп кенә китте.
Корылыкны Чувашиянең барлык районы тойды. Шуның нәтиҗәсендә игенчеләребезнең югалтулары гадәттән тыш хәл игълан итүгә кадәр китереп җиткерде. Чувашия Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәренә караганда, корылык аркасында авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләре һәм АПК оешмалары 5,7 млрд. сум зыян күрер дип фаразлыйлар. Эсседә куырылган иген басуларын эшкәртеп, терлек азыгы өчен яңадан чәчәргә киңәш итәләр.
Шулай ук көн дә тегендә-монда ишетелеп торган табигать бәла-казалары пошаманга төшерә. Тик табигать синоптиклар фаразына карап тормый шул, үзенекен эшли бирә. Шуңа да алда нәрсә буласын бары Аллаһ үзе генә белә.
|