|
Баш бит » 2010 » Июль » 5 » 05-07-10 Җәйге лагерь гөрләп эшли
05-07-10 Җәйге лагерь гөрләп эшли |
22:27 |
Бүген мәдрәсәдә оештырылган җәйге лагерның 5-нче көне. Бу сменада 60тан артык малай ял итә. Вакытларын күңелле һәм файдалы итеп уздыру өчен төрле мөмкинлекләр бар. Дин дәресләреннән тыш алар төрле уеннар уйныйлар, футбол һәм татарча көрәш секциясенә йөриләр. Шулай ук балаларның ялларын файдалы һәм күңелле итеп үткәрү максатыннан, җәйге лагерның программасында атнага ике мәртәбә бассейнга барып су коену да каралган. Кичә бер төркем балалар (20 әү)Батыр авылы бассейнына барып ял иткәннәр иде. Ә бүген 33 шәкерт башта Шыгырдан авылының яңа мәчетен барып күрделәр. Анда балаларны Чувашстан мөфтие Альбир хәзрәт Кырганов каршы алды. Ул кыскача вәгазъ сөйләде һәм мәчет белән таныштырды.
Аннан соң Батыр сәламәтләндерү комплексына барып бассейнда су коендылар. Балаларның күбесе бассейнда беренче мәртәбә генә булганлыктан, бассейнның тирән булмаган өлешендә су керделәр. Малайлар суда төрле уеннар уйнадылар, йөзеп ярыштылар. Бик ошады үзләренә. Кайтырга вакыт җиткәч тә, судан бик теләмичә генә чыктылар. Кайтуышлы "Булат” кафесына кереп чәй эчеп чыктылар.
Балаларны урам шаукымына бирмичә, дин нигезләренә дә җәлеп итеп, вакытларын файдалы үткәрүләренә куанырга гына кала.
|
Карап чыгулар: 583 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
|
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 3 Кунаклар: 3 Кулланучылар: 0 | |