Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Шимбә, 11.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2010 » Июль » 7 » 07-07-10 Рәҗәб аеның 26-27 көннәре - Миграҗ кичәсе
07-07-10 Рәҗәб аеның 26-27 көннәре - Миграҗ кичәсе
16:47
Мөселманнар өчен мөһим даталарның берсе - Мигъраҗ кичәсе якынлаша. Рәҗәб аенда пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) күккә ашып, Аллаһ Тәгалә белән сөйләшкән һәм Аның әмерләрен алып кайткан кичәгә – Мигъраҗ кичәсе диләр.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам бу төндә Мәсҗидүл-Хәрамнан Мәсҗидүл-Аксага күчте, шунда башка пәйгамбәрләр белән намаз укыды. Пәйгамбәребез Мәсҗидүл-Аксадан Аллаһы Тәгаләнең хозурына җиде кат күк аша үтте. Шуның аша үткән вакытта, һәрбер күктә олуг пәйгамбәрләр белән очрашты. Алар рәсүлебезнең киләсен белеп тордылар, "Сина Пәйгамбәрлек килдедәме инде?”- дип сорадылар. Алар белән очрашканда Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) һәрбер күктә фәрештәләрнең аерым-аерым гамәлләрен күрде. Кайбер фәрештәләр фәкать сәҗдәдә генә иде. Икенчеләре рөкугта иделәр. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләнең хозурына килеп, Аның белән сөйләште. Аллаһы Тәгалә белән Пәйгамбәребез арасында булган сүзләр "Әттәхият”тә бар.
Шушы Мигъраҗ кичәсендә Мөхәммәд галәйһиссәламгә җәннәт һәм җәһәннәм күрсәтелде, Аллаһы Тәгалә намазны фарыз итте. Җиде кат күктәге фәрештәләрнең кылган гыйбадәтләре ике рәкәгать намазга сыйган.
Аллаһ Пәйгамбәребез аша безгә намазны фарыз кылды. "Мин нинди бүләк белән китәм”- дип сорагач, "Өммәтеңә илле вакыт намазны фарыз итәм”, дигән Аллаһ Сөбхәнәһү вә Тәгаләнең жавабын ишетте. Кайтканда Рәсүлебез галәйһиссәләмга Муса галәйһиссәләм очрады һәм киңәш биреп: "Аллаһыга кайт, минем өммәтем шулкадәрле гамәлне күтәрә, башкара алмады, җиңеләйтүне сора”, диде. Пәйгамбәребез галәйһиссәләм Муса галәйһиссәләм киңәше белән тугыз тапкыр Аллаһ хозурына барып, намазны җиңеләйтүне сорады һәм илле вакыт намазны биш вакытка гына калдырды. Муса галәйһиссәләм: "Тагын сора”,- дигән. "Бәндәләрнең бу гамәлне күтәрә алмаслар”. Ләкин Пәйгамбәребез галәйһиссәләм: " Юк, тагын Аллаһ каршына кайтырга оялам,”- диде. Шул вакытта Аллаһы Тәгалә: " Бер бәндә бер изгелек кылса, ул изгелек кылган шикелле әжерле булыр»,- дип фәрман бирде. Ягьни биш вакыт намазыбызны укысак, иншә Аллаһ, илле вакыт укыган кебек әҗерле булырбыз. Шунлыктан бу кичәне гыйбадәттә, изгелектә үткәрергә тиешбез.
Карап чыгулар: 497 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Июль 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz