Гаиләдә хатын-кыз
динле, акыллы, инсафлы, тәрбияле, сабыр, түземле булса, гаилә нык була. Бүгенге
заманада тормышны алып бару йөге күбрәк ирләребез өстендә, шуңа күрә, гадәттәгечә
балаларны тәрбияләүнең зур өлеше хатын-кызга төшә. Әхлакый тәрбиягә нигез гаиләдә
салына. Шуңа хатын-кызның төп максаты – бала тәрбияләү – беренче урында торырга
тиеш. Иң беренче дини тәрбияне бала анасыннан ала. Ана күркәм тәрбия биреп баланың
холыгын гүзәлләндерә, әдәп өйрәтеп матур гадәтләргә күнектерә. Яшь вакытында
тиешенчә тәрбия алмаган бала зурайгач яхшы кеше була алмый. Бабайлар әйткәнчә, ана
сөте белән кермәсә, тана сөте белән кермәс. Балаларның дөнья-ахирәт
бәхетенә илтә торган юлларның беренчесе – яшь чакта холыгын, сәламәтлеген саклап
үстерү булса, икенчесе – гыйлемдер. Авылыбызда балаларга дөнья гыйлемнәрен мәктәп
бирсә, ахирәт гыйлемнәрен дә алырга мөмкинчелекләре бар: мәдрәсә ел буе эшләп
килә. Башка елларда балаларның теләгәннәре генә йөри иде. Һәр бала дини белем
нигезләрен алсын өчен быел мәдрәсәгә аерым класслар чакырылды. Мәктәптәге дәресләрдән соң укучылар класслары
белән мәдрәсәгә килеп дин сабаклары алдылар. 4 класс укучылары шимбә көнне, ике
5 класс укучылары сишәмбе көнне бик теләп йөрделәр. Әлеге вакытта 60 тан артык
малай җәйге лагерда ял итә.
Былтыр исә
мәдрәсәдә хатын-кызларга да дин дәресләре
оештырганнар иде. Алар Наил хәзрәт ярдәмендә гарәпчә укырга өйрәнәләр, җыелып
намаз укыйлар, белмәгәннәргә өйрәтәләр. Чәршәмбе көнен бәйрәм шикелле көтеп
алабыз, диләр үзләре. Димәк, халык рухи азыкка сусаган, әкрен генә булса да үз юлына
баса, иманына кайта.
Әле Миграҗ кичәсендә
мәдрәсәдә укучы хатыннар авыз ачу мәҗлесе оештырдылар. Мәдрәсәдә Коръән укучы
группа кызларын да чакырганнар. Ястү намазыннан соң Миграҗ көнне укыла торган
намаз укыганнар, догалар кылганнар. Бу хатыннар чиратлап мәдрәсәдәге лагерьда
ял итүче балаларга төшке аш әзерләп киләләр. Балалар өчен башкарган бу хезмәтегезне
Ходай савапка багышласын. Сезгә лагерда йөрүче балалар исеменнән олы
рәхмәтләребезне җиткерәсебез килә.
|