Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Якшәмбе, 12.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2010 » Июль » 13 » 13-07-10 Шәгъбан ае башланды
13-07-10 Шәгъбан ае башланды
23:34
   Шәгъбан ае – бер-бер артлы килүче өч хәрам айның (рәҗәб, шәгъбан, рамазан) икенчесе. Бу айларны Аллаһ башка айлардан аерып, мөбарәк һәм мөхтәрәм итте..     Аллаһының Илчесе галәйһиссәләм: "Шәгъбан аеның башка айлардан өстенлеге минем башка пәйгамбәрләрдән өстенлегем кебек”, -дип әйткән. Шуңа күрә мөселманнар шәгъбан аенда гамәл-гыйбадәтләрендә аерата ихласлык һәм тырышлык күрсәтергә тиеш.
 Шәгъбан ае – Пәйгамбәребез ае, аның шәфәгатен безгә насыйп итә торган ай. Бу айда тоткан уразаларның, кылган изге гамәлләрнең савабын Аллаһ Тәгалә күп мәртәбә арттырыр. Шәгъбан аенда бер изге кичә бар – Бәраәт кичәсе,  ягъни "ләйләтул-Бәраәт"- быел  26 июль  (дүшәмбе) көненә туры килә. Бәхет һәм һәртөрле уңышлар, изгелекләр иңә торган изге көн. Нәкъ шушы төнне Аллаһы Тәгалә, һәркемнең изге гамәле һәм догаларында ялварып сораган үтенечләрен исәпкә алып, кешеләрнең язмышы турында карар кабул итә.. Бу айның 15 нче кичәсе – гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек, төрле уңышлар, изгелекләр иңә торган кич. Шушы кичне Аллаһ Тәгалә һәрбер кешенең бер еллык язмышын билгели. Аллаһ Тәгалә Расүлебез галәйһиссәлам Җәбраил фәрештә аркылы белгерткән: «Бу кичәдә өч йөз рәхмәт ишеге ачылыр. Аллаһ Тәгалә ярлыкар һәр мөселман бәндәне, ун төркемне ярлыкамас: сихерчене; күрәзәчәлек кылучыны, бер мөселман белән үпкәләшеп, сөйләшмичә йөрүчене, тәкәбберләрне, исерткеч эчүчене, зина кылучыны, риба алучыны, ата-анасын рәнҗетүчене, нахакка кеше үтерүчене, фитнә чыгаручыларны. Әгәр ихлас күңел белән тәүбә кылып, бу эшләрен ташласалар, аларны ярлыкар.» Бу айда гөнаһларыбызга тәүбә кылыйк, хәрам эшләрдән ерак булыйк, Аллаһ кушканнарын үтик, изгелекләребезне арттырыйк, уразалар тотыйк. Кайсыларыбыз намазга басмаган булсак, бу изге айларда шул туры юлга күнегеп китик, һәр изгелекләребезне кеше мактасын, кеше күрсен дип, риядан түгел, Аллаһның ризалыгы өчен эшлик!
Карап чыгулар: 501 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Июль 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz