Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Шимбә, 11.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Июль » 14 » 14-07-10 Мәхәллә авыл халкына мөрәҗәгать итә
14-07-10 Мәхәллә авыл халкына мөрәҗәгать итә
18:36

Хөрмәтле авылдашлар! Тукай халкы өчен үзебезнең авыл, аның үткәне, бүгенгесе, киләчәге иң кадерле урыныбыз да, өметебез дә, ышанычыбыз да.  Бүген, шөкер кылабыз, авылыбыз көннән-көн матурая, үсә, зурая. Бу һәрберебезнең тырышлыгы, эшчәнлеге, иманлыгы аркасында бара.

Әмма Тукайда да төрле вакытлар булды. 90 елларда бөтен ил буйлап авыл халкына җирләрне пайлар итеп бүлеп биргәндә, авылыбызда бу эш гадел эшләнмәде. Вакытында, һәрбер хуҗалыкларның җире бергә кушылып  колхозлар ясала. Ата-бабаларыбызның көче, хәләл малы кергән колхоз җирләре, ни сәбәптәндер, аерым кешеләргә генә бүленгән иде. Авылда 400 дән артык йорт, мең ярымга якын кеше булып та, документларда җирләр 316 кешегә, 100 артык йортка гына язып куелган иде. Авылдашлар моның белән риза булмады. Шуның өчен халык җир паена свидетельство ала алмады. 

2003 елда "Тукай” колхозы да банкротка чыккач, авыл җирләре хуҗасыз калды. 

2008 елда Тукай авылы яшьләре, Иҗтимагый киңәшмә бу хәлгә ризасызлык белдерде. Киңәшмәгә керүче яшьләр, мәчет картлары белән киңәшеп, Тукай җирләрен яңадан авылга кайтару юлын эзли башлады. Бу процесс авыл картлары күзәтүе астында барды. Төрле гайбәт сүзләр сөйләүчеләр булса да, авыл халкы җирен бер кемнең дә үз файдасына кулланырга нияте юк иде. Максат – авылыбызга, үзебез уйнап үскән җирләрне, болын-кырларны, күлләрне кайтару, аларны киләчәк буыннарга да тапшыру иде. Әлеге эш, Аллаһның ярдәме белән, төрле сынаулар аша ерып чыгылды. Тукай авылының җирләре дәүләттән 49 елга дип арендага алынды. Барлык җирләр мәчет исеменә язылды. Шулай итеп, Тукай җирләрен, авылыбыз яшьләре үз кесәләреннән шактый чыгымнар ясап, авылыбызга кайтара алды. 

Җирләрне авылга кайтарып, документлар, кәгазьләр эшләтеп йөргән вакытта, кырлар буш ятмасын өчен, кайбер авылдашлар ул басу-кырларны ике ел эшкәртеп торды. Алар аның өчен мәхәлләгә аренда акчасын түләделәр. 2009 елда 144 мең сум акча мәхәлләгә керде. Шуның 100 меңе авыл тамгасын ясауга тотылды. 44 меңе җирнең кадастр бәясен эшләтү өчен түләнде.

2010 ел аренда акчасына, Аллаһ бирсә, авылыбызның йөзек кашы булган кизләүне, аның тирә ягын матурайтырга ниятләнде.

Җирне кайтарып йөргән вакытта ук әйтеп киленде - теләгән һәркем, һәр йорт үз паен алып, үзе эшкәртә ала дип. Бу сүз һаман да үз көчендә кала. 

Хөрмәтле авылдашлар! Тагын бер тапкыр исегезгә төшерәбез: 

Сөрү җирләре барлыгы 342 гектар. Чәчүгә бармый торган болын-күлләр, елгалар 81 гектарны тәшкил итә. Авылыбызда 500 гә якын йорт бар. Шуны истә тотып,  һәр хуҗалыкка 60 сотый пай җире бирергә килешенде. Ел саен авылда яңа хуҗалыклар барлыкка килүен истә тотып, аның өчен дә җир өлешләре калдырылды. Шулай итеп, һәр хуҗалыкның мәхәлләдән үз җирен үзе эшкәртергә алырга хакы бар. Аның өчен нишләргә?

  2010 елның 15 августына кадәр авылыбыз имамы, мәчет-мәхәллә рәисе Наил хәзрәт Җамалетдинов исеменә гариза (заявление) язырга кирәк. 

25 августтан соң, пай урыннары заявление санына туры китереп 60 сотый итеп билгеләнеп куела. Пайның кая урнашканы җирәбә (жребий)тартып хәл ителәчәк. 

Быел алырга теләмәгән йортлар, шундый ук юл белән җирне һәр ел көзлеген алала. 

Авыл җыелышында һәр сотый өчен елына 5 сум акча түләп торырга дип килешенде. Мәхәллә җирләрне биш елга бирергә хәл итте. Биш елдан соң да, бернинди проблемасыз пайны тагын биш елга озайта ала.  

Әгәр берәр хуҗалык үз паен алырга теләми икән – ул җир вакытлыча мәхәллә карамагында кала. Буш ятмасын өчен, мәхәллә ул җирләрне җирдә эшләмә келәгән авылдашларга арендага биреп торачак. Аренда кереме авыл файдасына китәчәк. Әмма, теләгән вакытта (көзлеген) авылдашларның үз паен алырга хакы бар.  

Җиребезнең мәхәллә исемендә торуы да, теләгән һәр кешенең үз паен ала алуы да –ул гаделлек, тигезлек, дөреслек булсын өчен ясалды.

Тукай авыл мөселманнары мәхәлләсе,

Тукай авылы  мәхәлләсенең иҗтимагый киңәшмәсе 

 14 июль 2010 ел.

Карап чыгулар: 524 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Июль 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz