Каты эссе. Һава
бөркү. Кыза дөнья, сабыр җитми, Җил исми аз гына да, бер генә яфракны селкетми.
Корылык һәр
урыннарда. Кибә вак-вак кына күлләр,
Шиңәргә йөз тота кырда үләннәр, чәчкәләр, гөлләр.
Бөек шагыйребез
бу юлларны коры елны язгандыр инде. Менә корылык безнең якларда инде икенче ел кабатлана. Авылда су проблемасы беренче урынга чыга. Тукайда
үзәкләштерелгән су торбалары юк. Ләкин һәр хуҗалыкта диярлек кое бар. Авылның
өске урамнарында 10-12 метрдан тирән
булган коеларда инде былтырдан бирле су кими, кайсыларында су бөтенләй юк. Корылык
булу сәбәпле, суга ихтыяҗ зур. Шуңа яшелчәләргә
суны машиналар белән ташыйлар. Мәчет урамының сул ягындагылар бакчага
суны елгадан насос белән суыртып сиптерәләр, кайсылары көянтә белән ташыйлар. Корылык
бит, нишлисең инде.
Хәзер
кайберәүләр 50 метр тирәнлектәге скважиналар казыта башлады. Шакиров Хасият, Мингалиев
Агләм, Садртдинов Агзәм казыткан мондый тирән коелардан суны күршеләре дә ала
һәм аларга бик рәхмәтле.
Кичә мәчет янында
шундый тирән кое казыту эшләре башланды. Суны мәчет кирәгенә генә түгел, ә
халык та алыр диеп казытыла. Шулай ук Садовая урамында яшәүчеләр дә үз көчләре
белән башнядан су ялгау эшләре алып баралар. Бездәге халык элек-электән җирле властьларга
ышанып тормыйча үзе юлы белән яши бирә.
|