|
Баш бит » 2010 » Июль » 17 » 17-07-10 Җәйге лагерь яңалыклары: Тукай һәм Шыгырдан шәкертләре футбол уйнады
17-07-10 Җәйге лагерь яңалыклары: Тукай һәм Шыгырдан шәкертләре футбол уйнады |
15:44 |
Мәдрәсәдә җәйге
лагерь үз эшен дәвам итә. Бүген Казан мәдрәсәсенә ял итәргә киткән авыл
кызлары исән-сау әйләнеп кайттылар. Малайлар белән авыл мәдрәсәсендә дини белем бирү белән генә чикләнмичә, спорт чаралары да
уздыралар. Менә бүген җәйге лагерга йөрүче малайларның футбол командасы Шыгырдан
мәчетләрендәге шәкертләрнең җыелма командасы белән иптәшләрчә матч үткәрделәр. Уен башында
яшь футболистларны мөфти Албир хәзрәт һәм Наил хәзрәт сәламләделәр, балаларга
хәер-фатихаларын бирделәр. Кызу көнгә карамастан, малайлар яртышар сәгатьтән
торган ике таймны бик кызу темпта уйнадылар. Безнең авыл шәкертләре беренче
минутлардан ук үзләрен бик бердәм команда итеп күрсәттеләр. Тупны кая җитте
шунда тибеп түгел, ә чын футболистлар кебек бер-берсенә пас бирешеп уйнадылар.
Беренче таймда тукайлылар исәпне ачтылар. Аларнын көндәшләре капкасына бик күп
гол кертергә шанслары булса да, шыгырданлыларның капкачысы бик өлгер булу сәбәпле, бүтән гол кертә
алмадылар. Шулай итеп уен кунаклар файдасына тәмамланды. Шыгырдан шәкертләре,
җиңелүгә карамастан, яшьтәшләре белән танышып дуслаштылар. Тукай егетләре
шыгырданныларны җавап уенга чакырдылар. Аннан соң Батыр авылы ФОК ына барып
бергәләшеп бассейнда су коендылар.
|
Карап чыгулар: 461 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
|
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | |