|
Баш бит » 2010 » Июль » 18 » 18-07-10 Көтеп алган яңгыр яуды
18-07-10 Көтеп алган яңгыр яуды |
22:03 |
Безнең
авыл дөньяның иң уңай җирендә урнашкан. Бездә бик салкын да
вә бик эссе дә түгел, урта һава. Тукай әйтмешли, бездә
җил дә вакытында да исеп,
яңгыр да вакытында ява.
Ә
быел безнең авылда да, җылы якларда кебек,
инде ничә ай температура 30 градустан югары. Авылда эссе һәм коры көннәр тора.
Ел саен яңгырлы җәйгә күнегеп беткән безнең халык мондый көннәр булыр дип күз
алдына да китермәгәндер. Мондый һава торышын авыл картлары да хәтерләми. Инде
айлап юньләп яңгыр юк, хәтта коелар кипте. Июль уртасында бәрәнге саплары август
аендагы кебек, ә тау башларында чирәм сап-сары булып корыды.
Ә бүген
авылда күптән көтелгән янгыр явып үтте. Олы яшьтәге авылдашлар да балалар кебек
сөенде. Инде алдагы көннәрдә Аллаһ хәерле вә бәрәкәтле яңгырларын бирсен.
|
Карап чыгулар: 445 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/2 |
|
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | |