Кичә Чуашстан мөселманнары вәкилләре күршедәге Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗай авылында булдылар. Чуашстан делегациясен мөфти Әлбир хәзрәт Крганов җитәкләде. Сафаҗай авылына баручылар арасында мәхәлләбезнең имам-хатыйбы Наил хәзрәт Җамалетдинов, Тукай авылы иҗтимагый киңәшмәсе рәисе Рәфис Айсин, иҗтимагый киңәшмә фонды җитәкчесе Миназим Гайнетдинов, киңәшмә әгъзасы Илгизәр хаҗи Багаутдинов бар иде. Шыгырданнан исә Диния нәзарәтие аппараты җитәкчесе Фәрит хаҗи Глухов, "Азатлык” радиосыны журналисты Рәфис Җәмдихан, шәкертләр Миндус Глухов, Рәдиф Айзатулловлар булды.
Сафаҗай авылында мөселман балаларының җәйге бәйрәме узды. Авылда биш мәчет бар. Шунда кышын да, җәен дә дәресләр бара. Авылның дүрт мәчетендә дә яшь имамнар хезмәт итә. Моннан тыш, әлеге авылдан чыккан Мәскәүдә эшләүче хәзрәтләр "Сафаҗай” дип аталган яшьләр оешмасы оештырганнар. Авылдагы мәхәлләләр, мәктәп һәм шушы яшьләр оешмасы белән бергәләп дини тәрбия эшләре алып баралар.
Чуашстан делегациясе республикадагы дини белем бирү, тәрбия эшләре барышы белән таныштырды. Сафаҗайларның иң кызыксынганы – Тукай авылындагы иҗтимагый киңәшмәнең эшчәнлеге булды. Рәфис Айсын да, мөфти хәзрәт тә сафаҗайларның шул хактагы күп кенә сорауларына җавап бирделәр.
Сафаҗай авылында ике меңнән артык кеше яши. Авылда меңнән артык йорт. Күпчелек яшьләр Мәскәүдә эшлиләр. Бу авылдан татар дөньясына танылган шәхесләр чыккан. Шуларның берсе - тарихчы, дин галиме, татар мәгариф ситемасы хакында теоретик хезмәтләр язган, Шиһабетдин Мәрҗанинең укытучысы булган Хөсәен Фәезханов. Ул вакытында Петербург университетында укыткан. 1828–1866 елларда яшәгән.
Хөсәен хәзрәт Фәизхановның энесе Габделгалләм Фәизханов та 19 гасырда ук милли экономика турында китаплар язган мәшһүр галим. Мөселман экономикасы, кредитлар алу, җир эшкәртү кебек бик тирән хезмәтләре белән танылган булган ул. Казан профессоры, тарих фәннәре докторы Айдар Хабутдинов, Габделхалләм хәзрәт шундый китаплар язганда, урысларда да андый теоретик хезмәтләр булмаган әле, дип чыгыш ясады.
Чуашстанлылар сафаҗайлар белән хезмәттәшлек турында килештеләр. Тукайда һәм Шыгырданда узарга тиешле шәкертләр бәйрәменә дә алар чакыру алдылар.
|