Бүген безнең
авылда мәдрәсәдә ял итүче шәкертләр Шыгырдан шәкертләренең командасына каршы җавап
уен уздырды. Беренче минуттан ук безнең яшь футболчылар һөҗүмгә ташландылар һәм
күп тә үтмәде, беренче голларын керттеләр. Футболда һәр уенчы үз хәрәкәтен командадагы башка иптәшләренең
хәрәкәте белән килешеп башкарырга тиеш. Шул очракта гына уен кызыклы һәм исәп
тә куандырырлык була. Уен буена тукайлылар бик тырышып, бер-берсен аңлап
уйнадылар. Уен 10:0 тукайлылар файдасына тәмамланды.
Уеннан соң Наил
хәзрәт сүз алды. Ул ике авыл яшьләре танышып дуслашу - бу уенның иң зур нәтиҗәсе
диде. Балаларга һәрвакыт гыйлемгә, сәламәт яшәү рәвешенә омтылырга, иманлы, гадел,
тәуфикълы булырга чакырды. Аннан соң ике команда Батыр авылы ФОК ына барып бергәләшеп
бассейнда су коендылар.
|