Кичә мәдрәсәдә оештырылган җәйге лагернең малайлар сменасының соңгы көне иде. Малайлар өч атна буена җәйге лагерда үзләренең дини белемләрен арттырдылар. Сәламәтлекләрен ныгытып төрле спорт уеннары белән шөгылләнделәр, күрше райондагы бассейнга су коенырга йөрделәр. Шыгырдан малайлары белән ике мәртәбә футбол уйнадылар. Балаларның ялларын мавыктыргыч итеп үткәрү өчен Наил абыйлары белән Миндус абыйлары күп көч куйдылар, тырыштылар. Июнь аенда лагерның беренче сменасында өч атна кызлар да ял иткәннәр иде. Мәдрәсәдә укып йөрүче хатыннар лагерьда ял итүче балаларны төшке аш белән сыйладылар. Аларга балалар исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез.
Инде икенче ел мәдрәсә шәкертләребез җәен Казан мәдрәсәсендә оештырылган лагерда ял итәләр. Быел да унлап кыз Казанда өч атна ял итеп кайтты. Һәр елдагыча, җәйге лагерь бетүгә багышлап, күл янында балалар бәйрәме үтәчәк. Бәйрәмдә дин әһелләре, Казан шәһәреннән танылган мөнәҗәтләр әйтүче Татарстанның халык артисты Мингол Галиев, «Раян» төркеме (Азат Адиев һәм Вәли Фазлиахметов - «Казан егетләре» төркеменең элеккеге ике солистлары) катнаша. Шулай ук бәйрәмдә кәмит, Чабаксар шәһәреннән төрле атракционнар, кызыклы уеннар, спорт ярышлары, көрәш була. Яшь буын өчен онытылмас бәйрәм булыр дип өметләнәбез.
Бәйрәм 24 июльдә кичке сәгать 4тә башлана. Авылның бөтен балаларын, әниләрен, әбиләрен, барлык авылдашларны бу бәйрәмгә чакырабыз. Рәхим итегез!
|