Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Шимбә, 11.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Июль » 25 » 25-07-10 Бәйрәм гөрләп узды
25-07-10 Бәйрәм гөрләп узды
15:24
   Авылның Зур күл яны  болай да бик матур, ә бәйрәм бизәкләре ис китәрлек ямь өстәгән  иде. Аланга килеп кергәч, күл янындагы табигатьнең шундый матур икәнен тагын бер кат күрәсең. Бер якта елга кырыена үскән таллар күләгә ясый, ә икенче якта күл җәелеп ята. Кичә менә шул елга белән күл арасында, бик уңайлы җирдә Тукай авылында сабантуй  бәйрәме кичке сәгать дүрттә башланып китте. Бу чараның төп оештыручысы – авылның  иҗтимагый оешмасы булды. Авыл мәчетенең имам-хатыйбы Наил хәзрәт бәйрәмне ачып җибәрде. Мөфти Альбир хәзрәт бик эчтәлекле вәгазь сөйләде, Коръән укыды. Бәйрәмгә килгән кунаклар, җирле хакимият вәкилләре авыл халкына котлау сүзләрен җиткерде.
   Халкыбызның мәркәзе Казан шәһәреннән, бәйрәмебезне матурлап, бер төркем җырчылар килгән.  Сәхнәгә Татарстанның халык артисты Мингол Галиев күтәрелгәч, халык әкрен генә сәхнәгә якынрак җыела башлады. Ул башкарган халык җырлары тыңлаучылар күңеленә хуш килде. Казан кунаклары - «Раян» төркеме (Азат Адиев һәм Вәли Фазлиахметов - «Казан егетләре» төркеменең элеккеге ике солистлары) катнашуы бәйрәмгә ямь өстәде.  
   Бала-чага өчен Чабаксар шәһәреннән кайтарылган берничә төрле аттракционнар эшләде, хәтта балалар машинасы да бар иде, бик ошаганы кәмит булды. Ә елга ягында озын өстәлләргә бәйрәм табыны әзерләнгән иде. Килгән кунаклар, авыл халкы чәй эчеп, корбан ите белән пешерелгән пылау һәм милли ризыклардан авыз итә алды. Мәдрәсәдә укучы хатыннар, өйләрендә пешергән милли ризыклардан  өстәл тезеп, шәкерт кызлар белән бергәләп бәйрәмнең барлык кунакларын да сыйладылар. Шул ук вакытта аланның икенче ягында яшьләр өчен милли уеннар – капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату, аркан тартышу, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерүләр һәм башка шундый бәйгеләр башланып китте.
   Азан әйтә башлагач, мәйдан тынып калды: намаз уку өчен ирләр сәхнәгә күтәрелде, ә әбиләр, хатыннар, кызлар сәхнә артына тезелделәр. Ачык һавада күмәк намаз уку күңелләрне тагын да нечкәртте. Намаздан соң уеннар дәвам итте, халык кичкә кадәр күңел ачты.  Көрәш мәйданы янында халык тулы иде. Фасхутдинов Рифат бәйрәмнең абсолют батыры булды. Көрәш тәмам булгач, ярышларда җиңүчеләргә иҗтимагый киңәшмә әзерләгән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
   Җәйге лагерь бетүгә багышлап, балалар өчен генә оештырыла торган бәйрәм  быел авыл халкы өчен ясалды. Бу көн  һәркемгә күтәренке кәеф, дуслар һәм туганнар белән очрашу шатлыгы бүләк итте. Алдагы елларда да үткәрергә язсын, дәвамлы булсын дип теләргә кала. 
Карап чыгулар: 781 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Июль 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz