|
Баш бит » 2010 » Июль » 26 » 26-07-10 Урып-җыю эшләре башланды
26-07-10 Урып-җыю эшләре башланды |
19:01 |
Быел урак өсте башка елларга караганда иртә башланды. Бу
җәйнең эссе булуына бәйле. Әгәр урып-җыю эшләре озакка сузылса, корылык
аркасында уңыш бөтенләй юкка чыгачак. Шуңа бөртеклеләр кипкәнче, булган икмәкне җыеп өлгерергә кирәк. Авыл хуҗалыгы
сайтыннан күренгәнчә, республиканың
барлык районнарында да урып-җыю эшләрен башлаганнар.
Бу көннәрдә
мәхәллә җирләрен эшкәртүче авылның фермерлары Айсын Рәфис, Багаутдинов Илгизәр,
Гайнетдинов Миназим, Гиниетуллин Рафаил, Зарипов Камил бөртеклеләрне урып-җыю
эшләренә керештеләр. Быел исә һава шартларының коры булуы аркасында
күрсәткечләр бер дә мактанырлык түгел. Елына күрә Ходай биргән уңышны үз вакытында югалтуларсыз җыеп аласы гына
кала. Бар булган уңышны егетләр кыска вакыт эчендә җыеп алырга тырышалар.
|
Карап чыгулар: 444 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 5.0/1 |
|
| |
Статистика |
Онлайн барысы: 1 Кунаклар: 1 Кулланучылар: 0 | |