Әгәр 24 июль көнне Тукай авылындагы авыл бәйрәме иҗтиагый Киңәш
башлангычы һәм Урмай авыл җирлеге булышлыгы белән үткән булса, Шыгырданда моңа
охшаш "Шәкертләр бәйрәм” 27 июль көнне – Бәраат кичәсендә киң җәмәгатьчелек
катнашында үтте. Чувашстандагы мәчетләр каршында эшләп килүче Ислам
лагерьларының 2010 елгы сезонын тәмамлауга багышланган бәйрәмне үткәрү
тантанасында Россиянең Баш мөфтиенең беренче урынбасары, РФ иҗтимагый Палатасы
әгъзасы, ЧРМ ДН рәисе Әлбир хәзрәт Крганов, Батыр район башлыгы Николай Глухов,
Шыгырдан авыл җирлеге башлыгы Рәшит Күпкәнев, балалар "Сәләт” лагерьна нигез
салучы, Татарстан фәннәр Академиясе әгъзасы Җәүдәт Сөләйманов һәм башка күп
санлы кунаклар үзләренең котлауларын җиткерделәр. Бәйрәмдә Мәскәү, Түбән
Новгород, Чувашстан, Татарстаннан бик күп кунаклар килде
Бу бәйрәмне үткәрүдә Чувашстан мөселманнары Диния нәзарәте, Батыр район
һәм Шыгырдан авыл җирлеге хакимиятләре
булышлыгы белән узды Бәйрәмгә Җәүдәт Сөләйманов
"Сәләт” лагерендә ял итүче сәләтле балаларны автобус белән алып килде.
Мәхәлләләр каршында эшләп килүче җәйге Ислам лагерьларының эшчәнлегенә
бәя биреп, Әльбир хәзрәт аларны төрле дәрәҗәдәге Дипломнар һәм кыймәтле истәлек
бүләкләре белән бүләкләде. Әльбир хәзрәт бу эшләрне башлап йөрүдә һәм аларның
эшләрен күзәтеп баруда зур көч куйган Тукай авыл мәхәлләсе имамы хаҗи Наил
хәзрәт Җамалутдиновка үзенең рәхмәтен белдерде һәм аңа шундый изгелекле эшне җиренә җиткереп башкарганы өчен тай бүләк
итте.
Тукай авылы мәхәлләсе каршында ике смена лагерь эшен оештыруда һәм
балаларга дөрес әхлакый, патриотик, Ислам диненә мәхәббәти тәрбия бирүдә зур өлеш керткән өчен мәктәп коллективына, Әльбир хәзрәт Рәхмәт
хаты тапшырды һәм алга таба да тәрбия эшләрен бергә - бергә алып бару да үзенең
ышанычын белдерде. Мондый мәктәпләр республика күләмендә дүртәү иде.
Бәйрәмнең икенче өлеше төрле уеннарга багышлана. Төрле уеннарда һәм
бәйгеләрдә катнашкан һәм җиңү яулаган балалар кыймәтле бүләкләр белән
бүләкләнә.
Бу бәйрәмдә Тукай авылыннан кырыклап бала катнаша һәм күп кенә
бәйгеләрдә призлы урыннарга лаек булалар. Татарның иң яраткан бәйгесе булган
көрәштә Тукай авылыннан өч егетебез катнашып, үз үлчәүләрендә призлы урыннар
яулыйлар. Алар – Шакиров Юныс (45
кг) беренче, Айсын Риназ (40 кг) икенче, Айсын Ришат (60 кг) икенче урыннарны
алдылар.
Татар халкына хас булган гадәт буенча бәйрәмгә җыелган халык тәмле плау,
кайнар чәй һәм татлы ризыклар белән сыйланды. Балалар да, ата-аналар да
бәйрәмнән канәгать булдылар һәм оештыручылар да мондый бәйрәмнәрнең тәрбияви
роленың зурлыгына ышанды.
|