Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Якшәмбе, 12.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2010 » Июль » 29 » 29-07-10 Таныш булыйк: татар авылы Бистән
29-07-10 Таныш булыйк: татар авылы Бистән
18:37
Бистән 360 еллык юбилеена әзерләнә 
Пенза өлкәсенең Кузнецки районы Бистән авылы 31 июльдә 360 еллыгын билгели. Бәйрәмгә авылдашлар һәм еракта гомер итүче якташлар кайта. Шулай ук юбилейга рәсми кунаклар, Пенза, Казан, Уфа, Мәскәүдән билгеле дин һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган. Бәйрәм чараларын уздыруда авылның Иҗтимагый киңәше, район хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы катнаша. 
Пенза өлкәсе мөселманнарының диния нәзарәтенең имам-мөхтәсибе Ислам хәзрәт Давыдов 360 еллыкка әзерлек эшләренең ике ай дәвам итүен әйтә. Казаннан, Пензаның үзеннән сәнгать төркемнәре, җырчылар килә. Юбилейны тантаналы рәвештә сәгать 11дә әләм күтәрү белән башлап җибәрәләр. Бәйрәмнең махсус кунагы – Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов.
Ислам хәзрәт Давыдов сүзләренчә, совет чорында да Бистән халкы динне, телне, гореф-гадәтләрне саклап калган. Шуңа бәйрәм Аллага шөкрана кылу җыены кебек уздырыла. 
"Авылның 360 еллыгын җаннарыбызны тынычландыру өчен оештырырга теләдек. Бу җирдә килмешәк булмавыбызны, Бистәнгә Пенза шәһәреннән дә иртәрәк нигез салынуын күрсәтергә телибез. Күршеләребез урыслар, мукшылар белән дус-тату яшибез. 
Аннан бәйрәм оештыруның тагын бер ягы бар. Ул да булса, хәзер яшьләр җиңел тормыш эзләп шәһәргә китә. Ә безнең авылда шәһәр шартлары булдырылган. Су, газ, интернет үткәрелгән. Шуңа 360 еллык юбилейны үткәреп, яшьләрне авылда калдырырга, иманыбызны арттырырга өметләнәбез. Пензада татар авыллары күп. Алар белән берләшеп өлкәбез эшенә өчен хәлдән килгәнчә ярдәм итә алуыбызны яшьләргә аңлатып калдырасыбыз килә”, ди Ислам хәзрәт Давыдов. 
Бистән авылы бәйрәме вакытында хатын-кызлар арасында "Иң оста җырчы”, "Иң оста биюче” һәм башка бәйгеләр уздыру карала. Шулай ук мотоузышуларны тамаша кылу мөмкин булачак. 
Бистән – бай тарихлы, үз гореф-гадәтләрен саклаучы ныклы нигезле авыл. Биредә Аллаһка ышанып, Аңа таянып эш итүче диндар халык яши. Советлар Союзы вакытында да биредә мәчет ябылмый, бу тарихи Аллаһ йорты бүген дә халыкка хезмәт итә. 
Авылда 1600 кеше яши, 550 хуҗалык исәпләнә. Ике мәчет, мәдрәсә эшли. 90 еллык тарихы булган урта мәктәпләре бар. Анда 188 бала белем ала, татар теле һәм әдәбияты укытыла. Бистәннәр – спорт яратучы халык, район һәм өлкә буенча җиңел атлетика, волейбол, хоккей буенча иң алдынгылардан булып санала. 
Бистән авылының тагын бер үзенчәлеге – биредә Иҗтимагый киңәш эшли. Ул үз эченә дин, экология, татар телен һәм мәдәниятен саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы берничә комитет керә.
Саша Долгов, Азатлык Радиосы

"Бабайларыбызның иманнары нык булган” 

Бистән авылына 1650 елда нигез салына. Бабайлар исә аның тарихы XVI гасырга барып тоташа ди. Авыл халкы беркайчан крепостной булмаган, ирекле рәвештә лашманчылык белән шөгыльләнгән. Урыс, мордва халкы хөкүмәткә кискән урманны елга ярына ташыган, сал белән агызган. 
– Авылның тулы исеме Гөлбостан булган, – дип сөйли авыл имамы Ислам хәзрәт Давыдов. – Мондый исем белән атаганнары аңлашыла, чөнки бик матур урын. Тирә-якта куе урман, күлләр, чишмәләр бихисап. Чын гөл бакчасы! Халык телендә ул Бистән дип кенә калды. Бу исемне дә үз итәбез. Урысчасы ямьсезрәк яңгырый, әлбәттә. Бестянка дигәч, җен-пәриләр күз алдына килә. 
Авылда 1600 кеше яши, 550 хуҗалык. Ике иман йорты, бер зур мәктәп бар. Совет заманында да мәчет ябылмаган, манарасы киселмәгән. Пенза өлкәсе буенча бары тик Урта Әләзәндә һәм Бистәндә генә Аллаһ йортын саклап калганнар. 
– Аллага шөкер, бабайларыбызның иманнары нык булган. Мәчетне, авылдагы әхлакны саклап калганнары өчен рәхмәтебез чиксез, – ди Ислам хәзрәт. – Бабайлар салган мәчет янәшәсенә яңасын төзеп, аны ике манаралы иттек. Икенчесен 1990 елда салдык. Бер ел дигәндә, манарасыннан азан әйтелде, халык мәчеттә намаз укый башлады. Төзелештә читтән бернинди ярдәм булмады, барысы да үз көчебез белән башкарылды.
Авылда намаз укый белмәгән, мәчеткә йөрмәгән кеше юк диярлек. Гүзәл затлар, кыз балалар яулыктан йөри. Бистәндә иманлы милләттәшләребез яшәгәннең тагын бер мисалы – авылдан ел саен 40 ар кеше хаҗга бара. Әби-бабайлар түгел, ә яшь, урта яшьтәгеләр изге җирләргә сәфәр кыла. Чагыштыру өчен, мәсәлән, быел бөтен Татарстаннан 500 ләп кенә кеше хаҗ кылды. Мәчет янында мәдрәсә эшли. Башта аны имамга йорт итеп салганнар, ләкин ул авыл халкы өй төзеп бирүен көтеп тормаган, үзе тир түгеп нигезен күтәргән, ә йортны мәдрәсә иткәннәр. 
– Авылда балалар бакчасы юк, ләкин мәдрәсәбез атнасына 5 көн эшли, – ди тәрбияче, мөгаллимә Наилә ханым. – 4-6 яшьлек балалар барысы да төштән соң шунда килә. 20-25 нарасыйга ислам дине нигезләрен аңлатабыз, догалар өйрәтәбез, аларның мәгънәсен сөйлибез, балалар хәләл белән хәрәмне аера белә. Бергәләп уйныйбыз, шигырьләр ятлыйбыз, пәйгамбәрләр тарихын сөйлибез. Арыгач, аларны тәмле ризыклар белән сыйлыйбыз. Кечкенәрәкләрнең дәресләре тәмамлануга өлкән балалар килә. 
Авылда Сабан туе беркайчан уздырылмаган, бары тик ике Гает кенә бәйрәм ителә. Шулай да, бабайлар хәтерендә Җыен бәйрәме калган. Быел Бистән авылына 360 ел тула. Әнә шул бәйрәмне бистәнлеләр ата-бабалары кебек Җыен итеп уздырып карарга ниятлиләр. 

"Бер җәйдә 3-4 егетебезне җирләдек”

Бистән – кое казу осталары авылы. Урта Әләзән гомер-гомергә ит белән сәүдә итсә, бистәнлеләрнең төп шөгыле кое казу булган. Җәй көне авылда ир затын тапмассың, барысы да Мәскәү якларына эшкә чыгып китә. Шул эшләгән акчага кыш буе яшиләр. 
– Әти дә, бабай да кое казып дөнья көткән, бүген дә бу кәсеп гаиләләребезне, авылыбызны яшәтә, – ди Исмаил Давыдов. – Элек коены ничек казыганнар, әле дә шулай, материаллар гына үзгәрде. Гадәттә, бер-беребезне алмаштырып, көрәк белән 3 кеше казыйбыз. Тирәнлеге төрле булырга мөмкин, 15-20 метрдан да су бәреп чыга, ә кайчак 45 метр тирәнлеккә кадәр төшәргә туры килә. Казу урынын билгеләүнең әллә ни сере юк. Элек бабайлар җир өстеннән тал чыбыгы белән йөрткән, бака үләне үскән җирдә су якын була. Хәзер без электрод белән карыйбыз, ләкин суның нинди тирәнлектә булуын бер Аллаһ кына белә. Мәскәү тирәсендә сазлык, шуңа күрә анда бар җирдә су. 
Казу эшенә 3-4 көн китәргә мөмкин. Элек кое эчен бура белән ныгытканнар, хәзер бетон боҗралар утыртабыз. Аларның һәркайсы 600 кг. Авылда 16 "КамАЗ” машинасы бар, боҗраларны егетләребез Смоленскидан ташый. Аларны кое чокырына кран белән төшерәбез, аста бер кеше тора, бер-берсенә туры китереп утырта. Кое тышын кирпеч, профнастил яисә калай белән ныгытабыз. Чиләкне чылбырга йә троска эләбез. 10 метр тирәнлектәге бер кое казу барлык материаллар белән 40-50 мең сумга төшә. Җәй дәвамында уртача 30 кое казыйбыз. Безне Мәскәү өлкәсендә барысы да белә, эшкә барыр алдыннан заказлар инде җыелган була. Бакчага су сибәр өчен кое казыталар, кемдер аны эчәргә куллана. Узган ел, кризис булу сәбәпле, заказлар азайды. 
Авыр эш, ләкин башкача мөмкин түгел. Бер җәйдә 3-4 егетебезне җирләдек. Кемдер умыртка сөяген сындыра, кемдер ком астында кала. Грунт ишелеп төшсә, кеше секунд эчендә үлә, берничек тә ярдәм итеп булмый. Мәетне МЧС хезмәткәрләре генә килеп казып чыгара. Газ чыгып, агулану очраклары да еш була. Әйе, авыл яхшы, хәлле яши, ләкин өй саен йә гаилә башлыгы үлгән, йә егетләр умырткалык чире белән интегә, билен тайдырган килеш ята. Татар һәрвакыт авыр эштә, шахтага да алар төшә, урман да кисә. Нишлисең, татарның язмышы эштә, күрәсең. 
Җомга эшләмибез, моңа урыслар да күнекте. Ул көнне мәчеткә барабыз, ял итәбез, бер атнага җитәрлек хәләл ризыклар сатып алабыз. Рамазан аенда эшләмибез. Ураза тотып, авыр физик эш башкарып өзлегергә мөмкин. Хезмәтенә күрә әҗере дигәндәй, әлхәмделилла, бәрәкәте булсын, Ходай күпсенмәсен иде. 
Чыннан да, бистәнлеләр йортларында барлык шартларны тудырган, шәһәр байларыннан ким яшәмиләр. Ә менә хатын-кызларның хезмәтен җиңеләйтер өчен автомат кер юу машинасы булса да, барысы да кер чайкарга чишмәгә бара. Чәйгә суны да кизләүдән алып кайталар. 

"Канун булгач, буйсынырга тиешсез”

Бистән авылы мәктәбенең 90 елга якын тарихы бар. 2000 елда яңа таш мәктәп салынган. Бүген биредә 188 бала белем ала. Элекке елларда укыту татар телендә булган, хәзер туган тел дәресләре кыскартылды дип борчылалар.
– Татар теле һәм әдәбиятына атнасына нибары 2 сәгать бирелә. Факультатив буларак татар фольклоры укытыла. Элек 10-11 нче сыйныфларда татар теле бар иде, хәзер 9 га кадәр генә калды, – дип сөйли Бистән авылының татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Денишева. – Миллитөбәк компоненты турында закон гамәлгә кергәч, Пенза өлкәсенең татар укытучылары җыелышып, өлкә мәгариф башлыгына делегация белән бардык, хат та яздык. Канун булгач, буйсынырга тиешсез, дип җавапны кыска тоттылар. 
Уку әсбапларын Казаннан сатып алабыз. Әлбәттә, төрле балалар, ата-аналар бар, туган тел кирәкми, перспективасы юк дигән сүзләр дә ишетергә туры килә. Ислам хәзрәткә рәхмәт, мәдрәсәдә, мәчеттә аңлату эшләре алып бара, балаларга динне туган телдә сеңдерә. 
Дүртенче чиректә православие мәдәнияте нигезе керә башлаячак дип куркыталар. Ата-аналар моңа каршы, хатлар яздык, ләкин эш ничек тәмамланыр, бер Аллаһ кына белә. 
Бистәндә һәр өйдә диярлек спутник тәлинкәсе урнаштырылган. "ТНВ” карыйлар, "Ак Барс”, "Рубин” өчен җан аталар. Матбугатны әллә ни күп яздырмыйлар, "Гаилә учагы” журналын, "Юлдаш” газетасын алдыручылар бар. 
Бистән авылының тагын бер үзенчәлеге – биредә Иҗтимагый киңәш эшли. Ул үз эченә дин, экология, татар телен һәм мәдәниятен саклау, спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы берничә комитетны сыйдыра. Рәсми авыл Советы да бар, ләкин бистәнлеләр аны белмиләр дә, фәлән эш аның бурычы, вәкаләте дип кул кушырып утырмыйлар, үз тормышларына үзләре хуҗа. Иҗтимагый киңәш кебек үзидарә системасы Тәлгать хәзрәт Таҗетдин идеясе, диләр. Чит-ятларны үз территориясенә кертмичә, бар мәсьәләне уртага салып бергәләп хәл итү – ул гомер-гомергә татар авылларын, шәһәрдә бистәләрдә яшәгән татарларны саклап калган мәхәллә булып яшәү принцибы. 

– Авылны, тирә-якны чистарту, тәртиптә тотуны үз кулыбызга алдык, язын, җәен, көзен өмәләр оештырабыз, – ди Ислам хәзрәт. – Зиратны чистарту, аның коймасын буяу, кизләү тирәсенә басма салу, чүп-чарны машиналарга төяп, махсус урыннарга бушатуны үзебез башкарабыз. Авылның һәр кешесеннән аена 10 ар сум җыела, шул акча җитә. Өмәгә чыкмый калмаучы юк диярлек. Бу эшләрнең барысын да авыл агайлары, егетләре оештыра. Бездән күреп район хакимияте башлыгы барлык авылларга да шул рәвешле салаларны тәртиптә тотарга дигән фәрман бирде. 
Төштән соң Бистән уртасында урнашкан шугалакка "Lexus”, "BMW” кебек кәттә машиналар килеп туктый. Халык хоккей уйный, тимераякта шуа. Бала-чага, яшүсмерләр, өлкәннәр – барысы да монда. Командаларга бүленеп, тиргә батып, төнгә кадәр кәшәкә сугалар. Күрше авыллардан да килүчеләр бар.
– Авылда, шөкер, эчүчеләр юк. Халык кышын өйдә эшсез, моңсуланып ятмасын өчен спорт ярышлары оештырабыз, – ди Равил Шәрипҗанов. – Мәктәп спортзалында волейбол, баскетбол уйныйбыз. Күрше авыллардан килүчеләр гел җиңеләләр, шуңа бераз үпкәләп тә йөриләр. Безнең авыл командасы районда волейбол буенча иң көчлесе санала. Кышын күл каткач, аны хоккей аренасы итеп як-ягын ныгыттык, мәйдан ут белән яктыртыла. Травмалар күп булгач, берничә форма сатып алдык. Капкачылар киеме 30 мең сум тора, халык уйнагач, акча жәлләмәдек, Мәскәүдән форма алып кайттык. Моның өчен бездә аерым фонд булдырылды. Җыелган акча спорт инвентаре сатып алуга китә. Мәчет-мәдрәсәнең аерым казнасы бар. Шөкер, егетләр үзләреннән өлеш кертәләр, авыл халкы өчен саранланмыйлар.
Авылда яшьләр байтак. Әйе, шәһәргә күченеп китүчеләр дә бар, чөнки анда фатир сатып алу йорт салуга караганда арзанракка төшә. Бистәндә кибетләрдә аракы сатылмый, моны да авыл халкы үзе күптән хәл иткән һәм тәртип сагында тора. Мәдәният сарае бар, ләкин ул эшләми диярлек. 

Гадел Кутуй түгел, Чечня сугышы каһарманы җиңгән

Пензаның Кузнецки районында җәмгысе 7 татар авылы бар. Бу яклардан шактый билгеле татар шәхесләре чыккан. Татар Кынадысы – Гадел Кутуй туган авыл. Татар Пәндәлгесе халкы Шамил Усманов аларның авылдашы булуы белән мактана. 
Татар Кынадысы Бистәннән 20 чакрым ераклыкта урнашкан. Зур авыл, 772 хуҗалык исәпләнә, 2400 кеше яши. 
– Канадейка исемле елга бар, ләкин эзләп карадык, бу сүзнең мәгънәсен белмибез, – дип сөйләде авылда 40 елга якын укытучы булып эшләгән Рауза апа Янгазова. – Тирә-якта Ялгаш, Дәхтәрни исемле татар авыллары бар. Ялгаш Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар”ында тасвирлана. Дәхтәрнидә гомер-гомергә дегет чыгарганнар. Татар Кынадысында һәрвакыт көчле мәктәп булды, бер сыйныфта 50 шәр бала укый идек. Мин эшләгән елларда 700 укучыга 40 укытучы белем бирде. Ә бүген авыл мәктәбендә 240 бала укый. 
Гадел Кутуйның гаиләсе укымышлы, хәлле булган. Аның әти-әнисе күрше авылда күн фабрикасы ачарга да ниятләгән, Татар Кынадысында башлангыч мәктәп оештырганнар. Ләкин балаларына тирән белем бирү, урысчага өйрәтү нияте белән алар башта Актүбә, аннары Казанга күченеп киткән. Гадел Кутуй башлангыч сыйныфларда биредә укыган. Бүген авылда язучының ерак туганнарын гына табып була. 
Мәктәп Г.Кутуй түгел, ә Чечня сугышы каһарманы Яфаров исемен йөртә. Кем фамилиясен бирергә дигән мәсьәлә чыккач, авыл халкы икегә бү­ленә, нәтиҗәдә Яфаров яклылар җиңеп чыга. Мәктәптә Гадел Кутуйга багышланган кечкенә бүлмәдә музей оештырылган, биредә язучының шәхси әйберләреннән өстәл сәгате, өч чәй кашыгы саклана, фотография экспозициясе булдырылган. 
Ике мәчет бар, яшь имамнар юк дип борчуларын белдерделәр. Каһирәдә белем алучы егетнең кайтуын күз карасыдай көтәләр. Авылда эш юк, кемдер ит сату белән шөгыльләнә, кемдер Себергә эшкә йөри. Татар Кынадысында инвестор зур сыер фермасы төзегән, ләкин биредә авылдан бер генә кеше дә эшләми, барысын да чит урыс авылларыннан автобусларда китерәләр дип сөйләделәр. Берничә ел элек язучы Фәүзия Бәйрәмова булып киткән. Авыл капкаларын биек итеп төзеп, Мәскәү урыслары кебек кара төскә буйыйсыз, бер дә килешми, дигән. Аның шелтәсенә колак салганнар, капкалар зәңгәр, сары төсләр белән балкып тора. 
– Пенза өлкәсеннән бик күп күренекле шәхесләр чыккан. Казанлылар кайчак мишәрләр дип көләләр, ләкин татар әдәбияты, мәдәнияте үсешенә безнең як татарлары да өлеш кертте, – ди Рауза апа. – Кызганычка каршы, соңгы берничә дистә елда Татарстаннан читтәге төбәкләрдән татар язучылары, шагыйрьләр чыкканы күзәтелми. Моның бер генә сәбәбе – авылларда татар телендә белем бирү туктатылды. Татар мәктәбен тәмамлаган балалар гына татарча фикерли, романнар, шигырьләр, драма әсәрләре яза ала. 
Язучы Шамил Усманов һәм әдәбият белгече, тәнкыйтьче Ягъкуб Агишев дөньяга килгән Татар Пәндәлгесе бай тарихлы авыл. Аңа XVIII гасырда нигез салына. Беренче булып бу җирләргә Дәбердыев, Умряков атлы байлар килеп төпләнә. Башта бу авыл Габдрахман исемен йөрткән, диләр, ләкин соңыннан татарларга да күршедәге Урыс Пәндәлгесе исеме ияргән. XIX гасыр урталарында авыл гөрләп торган. Биредә тукыма фабрикасы эшләгән, аннары 1876 елда җилем заводы ачылган. Ул вакытларда Татар Пәндәлгесендә 500 дән артык хуҗалык исәпләнгән, 3 мәхәлләгә бүленгән авылда өч мәчеттән азан яңгыраган. Ләкин, ни сәбәпледер, авылның бәрәкәте китә. Кайчандыр суфыйчылык галимнәре яшәгән авылда хәтта соңгы юлга озату да музыка белән барган. Бүген Татар Пәндәлгесендә 300 ләп кеше яши. Мәчет бар, аны 1996 елда тергезгәннәр.
 
 Римма Бикмөхәммәтова, 
"Ирек мәйданы"
Карап чыгулар: 720 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Июль 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz