Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Шимбә, 11.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Мин яшим...
Барлыгы: 200
Баш бит » 2010 » Июль » 30 » 30-07-10 Күңелебез - иманлы, кырларыбыз - кибәнле булсын
30-07-10 Күңелебез - иманлы, кырларыбыз - кибәнле булсын
12:14
Минем Фәррах бабай ашар алдыннан: "Ходай иман бирсен дә, кибән бирсен", - дия иде. Мин аны ниндидер сүз тезмәсе итеп кенә кабул итә идем. Бик күп еллар үтте, әлеге сүзләрнең мәгънәсен хәзер генә аңлый башладым. Татар халкы бик тапкыр икән бит, илеңдә иман калмаса, кырларыңда кибән күренмәсә, яшәешнең бер дә кызыгы калмый икән. Изге теләкләр генә үзеннән-үзе уңыш алып килми шул. Табигатьтән, аның торышыннан тора безнең яхшы тормышыбыз. Татарстан җиреннән, аның йөрәгеннән канын, дөресрәге, умырткасыннан җилеген суыралар түгелме? Бәлки шуңа күрә "җил дә вакытында исми, яңгыр да вакытында яумый”, торгандыр?! Элек иртәнге якта су буйларында гына түгел, чирәм үскән һәр җирдә, иртәгә аязасы булса чык төшә иде. Хәзер һәр көн аяз, ләкин чык төшми, чөнки җир-ана кибә. Сөте төшми торган ананы хәтерләтә ул миңа. Андый анадан да бәхетсез кеше юктыр, – димәк, җиребез дә хәзер бәхетсез, ул кибә бара...
Безнең 60 фатирлы йортта өлкәннәр бихисап, алар үзара: ачлык килә инде, дип сөйләшәләр. Маргарита апа: "Хөкүмәт ач итмәс әле, тик менә тормышның гына яме юк”,– ди. 90 яшьлек әбинең яшисе килмәгәч, башкалар турында нәрсә әйтергә мөмкин?!
Беренче подъездда яшәүче бер апа: "Безгә хәзер нәрсә кирәк, хөкүмәт учка сыймаслык акча бирә, базар, кибет тулы ашамлык, ал да рәхәтлән. Яшьләр жалко-о! Мин – кияүгә барасы кыз түгел, ирем – өйләнәсе егет түгел. Безгә нәрсә, туйлар узган, кием тузган. Безнең татарда: "Өс – нур, тамак – гүр”, – диләр. Хәзер һәркемнең өстенә карагыз: туйга барган кебек киенәләр. Киемне ашап булмый шул, ә тамак һәр көн ашарга сорый. Тамак, ач булса, – гүргә кертә шул. Әйдәгез, яңгыр сорыйк. Без үскәндә, яңгыр сорап, чиләкләп өстебезгә су коя идек. Өйләребездән су алып чыгыйк та бер изге эш эшлик әле”, - диде. Аңлаганнары көлештеләр, русларга тәрҗемә иттем. 3–4 се риза булды, Маргарита апа чиләге белән суын да алып чыкты, үткән-сүткәннәргә су сипте, миңа да эләкте. Кичке һава янган мич алдын хәтерләтә иде, бик рәхәт булып китте. "Апа, рәхмәт”, – диеп узучылары да булды. Безнең ишегалды түрендә машиналар куя торган урын ("Телец” автостоянкасы), шуңа күрә бертуктаусыз кешеләр узып тора. Кайнар һава тән күзәнәкләрен киптергән мәлдә алар, әлбәттә, әбигә зур рәхмәтле булдылар. Әзрәк булса да күңелләр күтәрелде.
Әлеге йорт каршында сирин, шомырт, жасмин, чия куаклары утырткан идек. Алар бик матур булып үстеләр һәм кызуда әзрәк җиләс бирә иделәр. Кызганыч ки, кемнең фәрманы буенча былтыр аларны турап ыргыттылар, быел мантый алмыйча җәй буе интегеп утырдылар. Мескен жасмин куаклары корып, 3–4 ботагы тырпаеп утырса, сирин әрсезрәк икән, яфраклар ярды, хәтта яңа ботаклар чыгарды. Тик шатлык озакка булмады. Әле кичә генә ике олпат гәүдәле егет килеп, тагын аларны турадылар. "Нигә ботарлыйсыз инде, болай да тәрәзәдән тузан тула, ә алар тузан болытын үзләренә сеңдерә”, – дидем. "Нам приказали!” – дип, дорфа гына җавап бирделәр.
Кошлар да бу эссегә чыдый алмый күләгәдә качып ята, төнлә генә әзрәк очып алалар. Бар тереклеккә авыр, бик тә авыр...
Бер атна элек бакчада булдым. Олы яшьтәге бер апа чиләк белән су кайната. "Нигә кирәк” – дигәч: "Кырмыскаларны дөмектерәм”,–ди. Бер тилемсә галим: "Кырмыскалар бик зарарлы бөҗәкләр”,–дигән икән. Әй, җәмәгать, кырмыска кебек файдалысы сирәк әле ул. Нәкъ алар кырларны, помидорларны, хәтта, алмагач бетен чистартуда катнашалар бит. Игътибар иткәнегез бармы икән, үзләре генә (дикий) үсүче агач-җиләкләрдә җимешләр "күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк” була да инде. Без бакчада балаларга һәр бөҗәккә, үсемлеккә ихтирам белән карарга өйрәтәбез, шуңа күрә тирес кертелмәгән, ашламаган җирдә дә уңыш күп була. Балаларга чия-алмадан компот кайнатсалар, без – тәрбиячеләр, җанлы табигатькә карата мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек сыйфатлары да тәрбиялибез.
Сүземне бабамның олы мәгънәгә ия әйтеме белән башлаган идем. Әлеге "Иман” сүзе, бөтен тәрбияне эченә ала да инде.
Зәңгәр экраннар аша кешенең иманын зәгыйфьләндергән тапшыруларны тыйсыннар иде. Бу, хәзергесе көндә, балалар психологиясендә, үз-үзләрен тотышында чагыла. Бер-беребезгә карата ихтирамлы, ягымлы булыйк. Безнең дөрес яшәвебезгә җир-ана да сөенер, урманнарны ут-күздән саклыйк, елга-күлләрнең зур байлык икәненә һәркемне төшендерик. Бәлки, шул чакта гына күңелебез иманлы, кырларыбыз кибәнле булыр.
Заман сулышы.

Карап чыгулар: 596 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Июль 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz