Тукай      авылы 
                Әссәләәмүгәләйкум үә рахмәтүллаааһи үә бәракәәтүһ!
Якшәмбе, 12.05.2024

 

 
   
    

Тукай авылы сайтына рәхим итегез!

Сайтның менюсы
Мини-чат
Сораштору
Сайтка билге куегыз
Барлыгы: 116
Баш бит » 2010 » Июль » 31 » 31-07-10 Дин һәм дөньяви тормыш
31-07-10 Дин һәм дөньяви тормыш
12:13
Безнең татарларның Аллаһы Тәгалә кушканча яшәргә омтылмауларының төп сәбәбе шунда, без дәүләткә ияреп динне дөнья тормышыннан аерып куеп сөйләшәбез. Шуның өчен гади халык: "Дини кешеләр мәчеттә йөресеннәр, без дөньяви кешеләр", дип уйлап тирән ялгышалар һәм адашуга дучар булып Аллаһының юлын таба алмыйлар. Бигрәк тә шунысы аяныч, хәзрәтләребез дә "без дин әһелләре", дип сөйләшәләр. Югыйсә әгәр кеше үзен мөселман дип саный икән, ул - ислам дине әһеле була (имам яисә мулла-хәзрәт булмаса да), кеше үзен христиан дип саный икән, ул - христиан дине әһеле (поп булмаса да).
Шушы дөньяда үзебезне мөселман дип санап яшибез икән, без тормышны дини һәм дөньявигә бүлергә тиеш түгелбез. Яшәүне, тормышны катлауландырырга түгел, тормыш ул гади, ә без аны катлауландырып әллә нәрсәләр эшләп бетәбез.
Үзеңне мөселман дип санап шушы дөньяда яшисең икән - Аллаһының барлыгын һәм берлеген таны, безгә ничек КЕШЕ булып яшәргә кирәклеген күрсәткән Китапта өйрәткәнчә гомер кичер: әти-әниеңә мәрхәмәтле бул, туганнарыңа ихтирамлы бул, күршеләреңә һәм башка кешеләргә яхшы мөгамәләдә бул, хөседлек чиреннән котыл, кешеләргә явызлык кылу турындагы уйларыңны башыңнан чыгарып ат. Болай яшәргә ансатрак түгелме соң? Нигә башыңны катырырга - бу дини икән, бу дөньяви икән дип. Кирәк түгел Иблис өйрәткәнчә яшәр өчен бөтен көчеңне, исәнлегеңне, тапкан малыңны сарыф итәргә! Имеш бөкереңне чыгарып эшләп тапкан акчаңны тотып кибеткә бар да, Аллаһының биргән олы бүләге АКЫЛдан котылыр өчен аракы алып эч, тәмәке тарт, наркотик када. Моның өчен күпме хезмәт һәм көч куярга кирәк бит. Иблиснең сүзен тыңлап кешегә явызлык эшләр өчен әллә нинди планнар корып, кемнәрнедер яллап җәфалану ник кирәк? Яшә КЕШЕчә, тормышны дини һәм дөньявигә бүлеп азапланмыйча гына. Аллаһы Тәгалә биш вакыт намаз укырга кушкан икән, син аны дини булам дип укыма, ә Аллаһы Тәгалә каршында бурычымны түлим дип укы! Чәнки намаз мөселманлык билгесе түгел әле, намаз ул КЕШЕгә бурыч итеп йөкләнелгән гамәл.
Дини булам дип нигә кирәк гарәпләрнең милли киемен кияргә, киен гаурәт җирләреңне каплап торган үзеңнең милли киемеңне! Нигә дини булам дип кешеләр алдында артистланып кулыңа тәсбих тотып йөрергә, намазыңны укы да, тәсбихеңне тарт та, намаз укыган җиреңдә калдыр. Дини булам дип нигә үсмәсә дә өч бөртек сакал, яисә көрәк чаклы сакал үстерергә, килешә икән матур итеп килешле сакал йөрт - КЕШЕ бул! Сакал килешми икән кырынып йөре, пөхтә бул!
Ә нигә Аллаһының кешеләргә өйрәнергә кушкан фәннәрне динигә һәм дөньявигә бүлергә? Нәрсә астрономия өйрәнә торган галәмдәге йолдызларны, биология өйрәнә торган үсемлек дөньясын, хайваннар дөньясын өйрәнә торган зоологияне, география өйрәнә торган Җир өслеген әллә Аллаһы Тәгалә яралтмаганмы? Аллаһы Тәгалә иң беренче аятьтә үк кешеләрне "Укы!" дип белем алырга чакырды. "Кешене бер тамчы каннан барлыкка китерүче Раббың исеме белән укы!" дип эмбриологияне өйрәнергә кушты.
Иблис белән араны өзеп, Аллаһы кушканча һәм Аның Рәсүле (с.г.в.) өйрәткәнчә яшәргә кирәк, кирәкми бөтен нәрсәне дини һәм дөньявигә бүлеп, Иблисне шатландырып, бер-берең белән талашып, әти-әниеңне картлар йортына, балаларны балалар йортына илтеп ташларга. Бары тик КЕШЕ булып яшәргә кирәк! Тормышны катлауландырырга түгел.

Кактус

Карап чыгулар: 586 | Добавил: tokaevo-tat | Абруй: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Керү рәвеше
Яңалыклар календаре
«  Июль 2010  »
ДүшСишЧәрПәнҖомШимЯкш
   1234
567891011
12131415161718
19202122232425
262728293031
Дусларыбыз
Статистика

Онлайн барысы: 1
Кунаклар: 1
Кулланучылар: 0
Copyright Тукай © 2024
Сайт управляется системой uCoz